

Мәләвез районы суды мәгълүматлары буенча, бу кеше 2017 елда үзендә ВИЧ булуын ачыклый, аңа бу хакта рәсми рәвештә район дәваханәсендә хәбәр итәләр. Шуңа да карамастан, 2018 елдан 2019 елга кадәр ул сөйгән кызы белән җенси элемтәгә керә, «заманча контрацепция чаралары»н кулланмый.
Күпмедер вакыттан соң кызы да ВИЧ белән авырып китә.
Нәтиҗәдә, эш судка кадәр барып җитә. Ирне башка кешегә ВИЧ-инфекция йоктыруда гаепле дип табалар һәм өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәләр. Шулай ук, аны зыян күрүчегә әхлакый зыян өчен 1 миллион сум түләргә мәҗбүр итәләр.
Рәсми мәгълүматлар буенча, бүген Русиядә 1,1 миллион кеше ВИЧ йоктырган. Ә рәсми булмаган чыганаклар аларның саны 3 миллионнан артып киткән, ди. Уфа халкын бер миллион дип исәпләсәк, өч Уфа бит бу!..
Уйланырга ризык булдымы?!