+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 апрель 2022, 09:39

Электр самокатында машинага бәрелгән

11 яшьлек баланың хәле ничек?

Электр самокатында машинага бәрелгәнЭлектр самокатында машинага бәрелгән
Электр самокатында машинага бәрелгән

Бу җан тетрәндергеч юл-транспорт вакыйгасы кичә, 17 апрельдә, Уфа районында булган, дип хәбәр итә шәһәр ЮХХДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Көндезге сәгать 12дә Нагаево бистәсендә электр самокатында барган 11 яшьлек малай "Mazda СХ-7" машинасына бәрелгән. Төрле җәрәхәтләр алган баланы дәваханәгә илткәннәр. Бәхеткә, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң аны өенә кайтарганнар.

Шушы уңайдан ЮХХДИ хезмәткәрләре республика самокатчыларыннан юл кагыйләренә игътибарлы булуын һәм аларның үтәвен сорый.

Фото: "ГИБДД УФА" сайтыннан.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас