+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
18 апрель 2022, 07:50

ЦУР: Кое ябылды

Благовещен районында яшәүче Наталья Фазылова, хакимиятнең социаль челтәренә мөрәҗәгать итеп, Д. Бедный урамы буенча урнашкан 35нче йорт каршындагы люкны ябуны сорады.

ЦУР: Кое ябылдыЦУР: Кое ябылды
ЦУР: Кое ябылды
Шул ук көнне Благовещен районының Төзекләндерү һәм карап-тоту идарәсе хезмәткәрләре ачык кое коймасын вакытлыча плитка белән япты, ә берничә көннән әлеге проблеманы ныклап хәл иттеләр.

Ни өчен бу хакта язабыз? Башкортстан ЦУРына кергән мөрәҗәгатьләрне анализлау күрсәткәнчә, бу - язын еш очрый торган проблемаларның берсе.

Кыш көне аларны кар чистартканда трактор чүмече кузгата. Яз көне халык еш кына су тизрәк китсен өчен үзләре ача. Кызганычка каршы, люкларны урлыйлар да әле.

Зинһар, игътибарлы булыгыз! Әгәр люк ачык икән, 112 хезмәтенә шалтыратыгыз, ул тәүлек буе эшли.

Ачык люк - бик куркыныч!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас