Нинди афәт куркынычрак: янгынмы яки су басумы? Чагыштырырлык та түгел. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк икән, артык җимерелмәгән һәм нәтиҗәләрне үз көчебез белән бетереп була икән - игътибарга алабыз, уяулыкны көчәйтәбез һәм иркен тын алабыз. Шулай үтеп китә.
Хәл контрольдә булганда, нәкъ шулай килеп чыга.
18 апрель көнне 18:40 сәгатьтә Ишембай психоневрология интернаты хезмәткәрләре мунча-кер юу комплексының түбәсендә төтен чыгуын күрәләр, шунда ук янгын бригадасын чакырталар. Хезмәт, гаилә һәм социаль тәэмин итү министры урынбасары Анна Таболина сөйләвенчә, утны вакытында сүндерәләр. Башлангыч мәгълүматлар буенча, түбәгә техник йогынты ясалган, бәлки яшен суккан булуы да ихтимал. Чөнки түбә бүлегендә электр үткәргечләр булмаган.
Мунча-кер юу комплексы әлегә эшләми – җиһазларны чистарту эшләре бара. Аны иртәгә-берсекөнгә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы рөхсәтен алганнан соң, эшләтеп җибәрергә планлаштыралар.
Хәзерге вакытта учреждение тулысынча чиста әйберләр белән тәэмин ителгән, аларны юарга, янгын чыкканчыга кадәр комплекстан чыгарырга өлгергәннәр.
Бина бик нык җимерелмәгән, аны үз көчләре белән тергезергә планлаштыралар. Иң мөһиме — зыян күрүчеләр юк.
Республика белән идарә итү үзәге халыкның мөрәҗәгатьләренә мониторинг ясауны, хәбәр итүне, кисәтүне, сөйләүне дәвам итә.
Республикада янгын куркынычы сезоны башланды — бу хакта дүшәмбе көнне Башкортстан Республикасы Премьер-министры Андрей Назаров үткәргән киңәшмәдә дә искә алынды.
Исегезгә төшерәбез, янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның бердәм телефоны: 01 (стационар телефон), 101 (кесә телефоны).
Әгәр урман янгынын яки урман янында коры үлән януын күреп калсагыз, Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчерлык хезмәтенә: 8 (347) 218-14-14 яки бердәм түләүсез урман саклау номеры буенча 8 (800) 100-94-00 телефоннарына шалтыратыгыз.