+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
19 апрель 2022, 07:40

ЦУР: Яшәгән җиребезне уңайлы итәбез

Агыйделнең матур яры Салават халкының яраткан урыны, чөнки нәкъ менә биредә һәрвакыт күңелле Сабантуйлар һәм мөһим шәһәр чаралары уза.

ЦУР: Яшәгән җиребезне уңайлы итәбезЦУР: Яшәгән җиребезне уңайлы итәбез
ЦУР: Яшәгән җиребезне уңайлы итәбез
Яр буен реконструкцияләү бу киңлеккә яңа тормыш өрергә мөмкинлек бирәчәк.

Елгага уңайлы килү урыннары, яр буе линиясе буенда матур пирс, коену өчен хәвефсез урын һәм вакыйгалар мәйданчыгы - монда ял иткән һәркем менә нәрсә турында хыялланган. Боларның барысы да "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" программасы ярдәмендә барлыкка киләчәк.

Төзекләндерү буенча тулы күләмле эш башланды инде. Беренче этап кысаларында җәяүлеләр йөрү зонасын, велоюлларны, яктырту һәм балалар мәйданчыкларын төзекләндерү, икенче этапта – пляжның яр буе линиясен ныгыту, ятаклар, киосклар белән тәэмин итү, өченчесендә – чаралар үткәрү мәйданчыгы. Күпчелек халык аның өчен тавыш бирде. Хәзер яр буе шәһәрлеләрне һәм кунакларны бәйрәмнәргә кабат җыяр дип көтәбез.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 30 маена кадәр 2023 елда 63 муниципаль берәмлектә төзекләндереләчәк җәмәгать территорияләрен сайлау буенча тавыш бирү уза.

Беренче чиратта тәртипкә китерергә кирәк булган парк, сквер, җәяүлеләр зонасын түбәндәге сылтама буенча сайларга мөмкин: https://02.gorodsreda.ru/. Тавыш бирүдә Русиянең 14 яшьтән өлкәнрәк барлык халкы катнаша ала.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас