Узган атна Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Уфа шәһәре буйлап һәм Дуван районына эш сәфәрләре белән билгеләнде. Әйтергә кирәк, ике сәфәр барышында да төзелеш һәм төзекләндерү, социаль яшәешкә кагылышлы мәсьәләләр төп игътибар үзәгендә булды.
Аерым алганда, башкаланың Октябрь районында республика җитәкчесе “Башкирские самоцветы” компания-сенең җитештерү мәйданчы-гында булды. Әлеге предприятие иҗтимагый киңлекләр, архитектура объектлары һәм биналар өчен таштан җиһазлар проектлау, җитештерү һәм монтажлау белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә биредә башкаланың Совет мәйданында урнаштырылачак Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовка 13 метр биеклектәге һәйкәл колоннадасын эшләү буенча колачлы проект җәелдерелгән.
Мәгълүм булуынча, республика рәссамнары һәм скульпторлары тәкъдиме буенча һәйкәл проектын ике яклап колоннадалар белән тулыландырырга карар ителде. Проект автордашларының берсе Константин Донгузов белдерүенчә, җәмгысы Совет мәйданы өчен 4,9 метр биеклектәге 24 гранит колонна әзерләнәчәк. Моның өчен кирәкле ташны Учалы районындагы Мансур яткылыгыннан алганнар. Колоннадаларны урнаштыру май аенда башланачак, ә Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл ачу тантанасы 11 октябрьгә планлаштырылган.
— Скульптура композициясенең проекттан алып, төзелеш материалына кадәр Башкортстанныкы булуы бик яхшы. Һәйкәл авторы безнең данлыклы скульпторыбыз Салават Щербаков булса, таш исә Урал аръягыннан китерелде, — диде зур канәгатьлек белдереп, Радий Хәбиров.
Арытаба Башкортстан Башлыгы “Астра Арена” боз мәйданчыгын һәм заманча ябык шугалакны карады.
Бу шәхси инвестицияләр исәбенә тормышка ашырылган Башкортстандагы шундый беренче проект. Башкортстанның атказанган төзүчесе Венер Гыймазетдинов башлангычы белән тормышка ашырылган проект тәү башлап 2021 елның июлендә республика Башлыгы Радий Хәбиров рәислегендә “Промтехстрой” компаниясе базасында үткән күчмә “Сәнәгать сәгате”ндә тикшерелгән һәм хуплау тапкан. Шулай итеп, элекке завод корпусларында инвесторлар фитнес-клуб, батут паркы, гимнастика мәктәпләре һәм башка спорт оешмалары булдырган. 2021 ел ахырында биредә ябык боз аренасы да барлыкка киләчәк.
Венер Гыймазетдинов май аенда биредә “Астра” балалар хоккей мәктәбе ачарга җыенулары турында да җиткерде. Әлеге вакытта яшь спортчыларны туплау һәм экипировка базасын формалаштыру бара. Аренаны рәсми ачу тантанасы 16 майга планлаштырылган.
Совет районында исә Башкортстан Башлыгы Радий Хә-биров Рихард Зорге урамындагы 30 санлы йорт подъездларын ремонтлау барышы белән танышты.
Республиканың күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча төбәк операторы генеральный директоры Павел Сафонов белдерүенчә, барлык дүрт подъездда да эшләрне 1 июльгә тәмамлау планлаштырылган. Төзекләндерү эшләре 2,5 миллион сумга төшәчәк.
Очрашу барышында биредә яшәүчеләр йорт түбәсен капиталь төзекләндерү зарурлыгын да сызык өстенә алды. Башкортстан Башлыгы түбәне быел капиталь ремонтлау бурычын — төбәк операторына, йорт фасадын яңарту мәсьәләсен хәл итүне, биредә яшәүчеләр белән киңәшләшеп, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиевка йөкләде.
Җәмгысы исә быел республикадагы 23 муниципалитетта 304 күпфатирлы йорттагы 896 подъездны ремонтлау күздә тотыла. Уфада 47 йорттагы 156 подъезд төзекләндереләчәк. Барлык эшләр дә 1 октябрьгә тәмамланырга тиеш.
Рихард Зорге урамындагы 34,36, 40, 41/1 һәм СССРның 50 еллыгы урамындагы 2 санлы йортлар аралыгындагы территориядә исә “Башкортстан ихаталары” республика программасы кысаларында колачлы төзекләндерү эшләре җәелдерелгән.
Башкаланың Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рәхмәтуллин белдерүенчә, 30 сентябрьгә кадәр подрядчы оешма ихатага керү-чыгу юлларын, тротуарларны, җәяүлеләр юлларын төзекләндерергә, йомшак өслекле балалар һәм спорт мәйданчыклары булдырырга, яктырту һәм видеокүзәтү системаларын урнаштырырга тиеш. Барлык эшләрнең гомум бәясе 12,1 миллион сум тәшкил итә. “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында ихаталарда яшь агачлар һәм куаклар да утыртылачак.
— Уфаның юбилеена әзерлек кысаларында быел без башкала ихаталарын төзекләндерүгә аерым игътибар бирә-без. “Башкортстан ихаталары” программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, хәзер безне элек тәнкыйтьләүчеләр мактый һәм рәхмәт белдерә башлады. Бу табигый дә, чөнки балалар — хәвефсез уен мәйданчыклары, автомобильчеләр яңа машина кую урыннары ала. Бу — яхшы проект, һәм аны, һичшиксез, дәвам итәргә кирәк, — диде Радий Хәбиров халык белән очрашу барышында.
Әйткәндәй, бу йортларда яшәүчеләр дә “Башкортстан ихаталары” проекты өчен республика җитәкчелегенә чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шуны да билгеләргә кирәк: “Башкортстан ихаталары” программасын тормышка ашыруга быел былтыргыдан 300 миллион сумга күбрәк, ягъни 1 миллиард сум юнәлтеләчәк. Әлеге акчалар исәбенә 200 ихата территориясе, шул исәптән Уфадагы 54 ихата төзекләндереләчәк.
Ә менә башкалада Нефтехимиклар мәдәният һәм ял паркын төзекләндерүнең беренче этабына 400 миллион сум салачаклар. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хә-биров шәһәр халкы белән аралашканда белдерде. 10,5 гектардагы мәйдан, шулай ук Уфаның 450 еллыгына төзекләндереләчәк.
“Генпроект” җәмгыятенең баш архитекторы Лариса Степанова белдерүенчә, башкалада яшәүчеләрнең теләген исәпкә алып, биредә балалар, спорт, саф һавада йөрү зоналары, хәтта этләрне йөртү мәйданчыгы булдыру да каралган. Аерым игътибар исә территорияне, төрле сорт агачлар, куаклар, чәчкә атучы үсентеләр утыртып, яшелләндерүгә юнәлтеләчәк. Монда, шулай ук, балалар экология-биология үзәген ачачаклар. Шул рәвешле балалар парктагы үсемлекләрне тәрбияләү мөмкинлеге алачак. Планда кышкы теплица, шахмат клубы, аптека бакчасы булдыру да бар.
Башкала буйлап сәфәре барышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров, шулай ук, Уфаны социаль-икътисади үстерү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Анда торак-коммуналь комплексын модернизацияләү, иҗтимагый һәм ихата территорияләрен төзекләндерү, урамнарны карап, тәртиптә тоту һәм шәһәр транспортын арытаба үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның 14 ап-рельдә Дуван районына эш сәфәре исә Тазтүбә авылындагы яңа мәктәптән башланды. Ул республика җитәкчесе кушуы буенча төзелде. Мәгълүм булуынча, 2018 елның ноябрендә Радий Хәбиров биредәге 1974 елда төзелгән авария хәлендәге мәктәптә булганда аның яңа бинасын проектлауны һәм төзүне Республиканың максатлы инвестиция программасына кертү бурычын куйган иде.
Төзелеш эшләренә 2020 елның мартында керештеләр. Әмма беренче подрядчы компания, үз өстенә алган бурычларны тиешенчә үтәмәү сәбәпле, аның белән контрактны өзәргә туры килгән. Икенче подряд оешмасы тормышка ашырган проект яшелчә саклагыч төзүне, блоклы казанлык урнаштыруны һәм территорияне төзекләндерүне үз эченә алган. Төзелеш 210 миллион сумга төшкән.
Мәктәп директоры Елена Иванова белдерүенчә, барлык сыйныф бүлмәләрендә дә укыту процессын яңа дәрәҗәдә оештыру мөмкинлеге бирүче заманча җиһазлар урнаштырылган. Мәктәп янәшәсендә стадион, баскетбол мәйданчыгы һәм йөгерү юллары белән спорт блогы булдырылган. Башлангыч сыйныф уку-чылары өчен аерым мәйданчык каралган. Тазтүбә мәктәбенең янә бер үзенчәлеге — биредә үзләренең мәктәп яны участоклары да бар. Анда укучылар яшелчә-җимеш үстерә, ул сый-нигъмәтләр аларга төшке аш әзерләү өчен кулланыла. Мәктәптә барлыгы 146 бала, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган 22 укучы белем ала.
Радий Хәбиров уку сыйныфларын карады, мәктәп китапханәсендә һәм тарих-туган якны өйрәнү музеенда булды, укучылар һәм укытучылар белән аралашты, заманча яңа бинада аларның яңадан-яңа уңыш-казанышлар яулавын теләде.
Педагоглар һәм ата-аналар белән аралашу барышында республика җитәкчесе авылда хәл итүне таләп иткән башка мәсьәләләр белән дә кызыксынды. Урындагы халык иң көнүзәк мәсьәләләрдән фельдшер-акушерлык пункты һәм мәдәният йорты биналарын реконструкцияләү кирәклеген атады. Моңа бәйле, төбәк җитәкчесе 2024 елда Тазтүбәдә яңа ФАП төзү бурычын куйды.
— Мәктәп — авыл җирендә белем бирү белән генә чикләнми, ә күпкә зуррак бурычларны тормышка ашыра. Авыл халкы өчен ул мәдәни үзәк тә. Күрәм, биредә яшьләр күп, авыл яши һәм үсешә. Шуңа күрә аның үсешендәге барлык мәсьәләләрне дә хәл итү хәстәрен күрәчәкбез, — диде Радий Хәбиров Тазтүбә халкы белән очрашуда.
Дуван районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Простор” компанияләре составындагы “Рассвет” авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлеге белән дә танышты. Биредә 1,4 миллиард сумлык эре инвестиция проекты тормышка ашырыла. Аерым алганда, монда эре терлекчелек фермасы төзү проекты 2020 елның апрелендә узган “Инвестиция сәгате”ндә тикшерелде. “Простор” компанияләр төркеменең генеральный директоры Александр Леушканов Сикияз авылы янында 1200 баш сыерга автоматлаштырылган савым системасы белән каркаслы сөтчелек фермасы төзү проекты турында сөйләде. Әйткәндәй, проектны тормышка ашыру кысаларында 50 баш токымлы тана алганнар да инде, яңаларын кайтаруга килешүләр төзелә.
Җитен үстерүдә махсуслашкан хуҗалык җитәкчесе Александр Леушканов язгы чәчүне тулы әзерлектә каршы алулары турында белдерде.
— Орлык, ашлама, яңа техника алдык. Төп игътибарны җитен үстерүгә бирәбез, ул буяулар, төрле катнашмалар һәм эшләнмәләр җитештерүдә файдаланыла, аңа сорау зур, — диде ул.
2021 елда “Рассвет” базасында “Овощной рай” авыл хуҗалыгы кооперативы да төзегәннәр. Ул 43 миллион сумлык республика гранты алган. Шул рәвешле сәгатенә 50 тонна ашлык киптерү куәтенә ия комплекс эшкә кушылган, тиз әзерләнүче боткалар, ярма җитештерү цехы да булдырганнар. Якын киләчәктә әзер продукцияне фасовкалау линиясен дә сатып алмакчылар.
Моңа бәйле төбәк җитәкчесе инвесторларны азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенә ярдәм республика программасы буенча корылмалар сатып алуга бүленүче субсидияләрдән файдаланырга киңәш итте.
— Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү тармагын үстерү бик мөһим. Шул рәвешле аграрийлар күбрәк керем алачак. “Рассвет” предприятиесенә бу җәһәттән ярмалар фасовкалауны оештыруда ярдәм итәргә әзербез. Алар соңыннан сәүдә нокталарына чыгачак һәм бу — һичшиксез, киләчәге зур юнәлеш. Предприятие тотрыклы эшли, бүген үк инде биредә 63 кеше хезмәт сала. Дуван аграрийларының уңышлары киләчәктә дә безнең игътибар үзәгендә булачак, — диде Радий Хәбиров, предприятие һәм тармак эшчәнлегенә яңадан-яңа уңышлар теләп.
Әлеге эш сәфәрләре белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров язгы-көзге чордагы эшләргә ныклы старт бирде дисәк тә ялгыш булмастыр. Старт көчле булган кебек, елны тәмамлаганда финиш сызыгына да, һичшиксез, җиңүчеләр булып килербез, дигән ныклы ышанычта калыйк.
Илдар Фазлетдинов.