

Форум ачылышында Русия Федерациясе Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко катнашты. "Тарихи дөреслек нацизмга каршы көрәштә төп корал булып тора. Советлар Союзы халкыбызның бу тарихи миссиясен башкарды инде, без бер тапкыр нацизмны җиңүне тәэмин иттек. Безнең халык, ил нацизм беркайчан да Русиядә генә түгел, дөньяда беркайда да баш күтәрә алмасын өчен барысын да эшләячәк", - диде ул.
Сергей Кириенко билгеләп үткәнчә, 10 ел элек, Бөек Ватан сугышы фаҗигаләреннән, дистәләгән миллион корбаннан, халыкара Нюрнберг трибуналыннан соң, нацизм һәм фашизмның безнең җиргә кайтуына ышануы кыен булган. "Шуңа да карамастан, бүген бу - чынбарлык, - дип ассызыклады ул. - Әйе, бу чынбарлык яшеренә. Һәм “Meta” халыкара компаниясе* (*Русия Федерациясендә экстремистик дип танылган), гомумән, кешеләрне милли билге буенча үтерергә чакыру мөмкин түгел, ләкин әгәр бу урыслар булса, бераз мөмкин, ди".
Исегезгә төшерәбез, Мәскәүнең Тверь суды 2022 елның 21 мартында Русия Федерациясе Генераль прокуратурасы дәгъвасын канәгатьләндерде һәм “Мета”ныкы булган “Instagram” һәм “Facebook” челтәрләрен экстремистик дип таныды һәм безнең илдәге эшчәнлеген тыйды. Кулланучылар социаль челтәрләрдә публикацияләр өчен җаваплылык тотмый, чөнки социаль челтәрләрне экстремизм максатларында кулланмау экстремизм эшчәнлегендә катнашу буларак каралмый.
Фото: “РИА-Новости”