"Бүген безнең республикада бу искиткеч бәйрәмне 20 мең муниципаль хезмәткәр, депутатлар, муниципаль учреждениеләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләре билгеләп үтә.
Намуслы хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, җаваплылыгыгыз, ышанычлылыгыгыз һәм эчкерсез патриотизмыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез үзегезгә ышанып тапшырылган муниципалитетлар тормышының барлык якларын үстерүгә, республиканың икътисадын һәм социаль өлкәсен ныгытуга зур өлеш кертәсез. Сезнең үҗәтлегегез, муниципаль хезмәткә тугрылыгыгыз, инициативагыз күп кенә мөһим проектларны алга этәрергә, район һәм шәһәр халкын борчыган проблемаларны хәл итәргә, тормышны яхшырак, матуррак, кызыклырак итәргә ярдәм итә.
Сез үзегезнең шәхси үрнәгегез, хезмәт сөючәнлегегез һәм кешеләр турында кайгыртучанлыгыгыз белән хөрмәт һәм югары абруй казандыгыз.
Теләсә нинди кыенлыкларга һәм сынауларга без бердәмлек һәм компетентлык белән җавап бирәбез. Бергәләп грамоталы планлаштыру, акчаларны һәм ресурсларны дөрес бүлү, эшнең барлык этапларын төгәл оештыру һәм контрольдә тотуга өйрәнәбез. Без ил тормышында әлеге катлаулы этапны уңышлы үтәрбез, тиешле нәтиҗәгә ирешербез дип ышанам.
Алга барачакбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, җаваплы хезмәтегездә яңа казанышлар телим!"