

Күмертау шәһәрендәге биш катлы йортның икенче катындагы фатирда булган бу вакыйга күпләрне тетрәндерде.
«Бик ихлас күделле, ярдәмчел һәм максатчан пар, Макс турында да, Алена турында да берни дә начар әйтә алмыйм, бары тик яхшы гына. Тормышны бик яраттылар, киләчәккә планнары да күп иде. Алар бер-берсен яраттылар, Максның вакыты булганда, аны икәү генә үткәрергә тырыштылар. Максим үз эшендә, тормышта, һәрвакыт гадел булды. Алена аның җаны да, йөрәге дә, җылытучы кояш нуры иде. Алена, Максны очраткач, күз алдында чәчәк атты. Алар шат күңелле булдылар, һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иделәр», – дип сөйләде гаилә парының дус кызы.
Мәрхүмнәрнең тагын бер танышы Максимның әнисе 20 көн элек кенә ирен җирләгән, дип сөйли. Аленаның әнисе ялгызы яши: танышы сүзләренә караганда, ул бик авырый. Яшьләрнең балалары булмаган.
Фаҗига урынына беренче булып полиция капитанының хезмәттәшләре килгән дип язган идек инде: билгеләнгән вакытта ул эштә күренмәгән. Бу урынга килгән хезмәткәрләр фатирда ирле-хатынлы парның һәм аларның йорт хайваннарының мәетләрен тапканнар.
Башкортстанның Тикшерү комитеты вакыйга факты буенча «саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешегә үлем китерү» мәддәсе буенча эш кузгаткан. Йортта вентиляция системасы начар эшләгән, анда китәсе агулы газ кире әйләнеп йортка кереп барган дигән фараз чынга охшаган.