+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 апрель 2022, 05:40

ЦУР: Адреслы социаль ярдәмне ничек алырга?

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү темасы һәрвакыт актуаль. Башкортстанның ЦУР системасы теркәгән мәсьәләләрнең берсе - контракт буенча адреслы социаль ярдәмне ничек алырга.

ЦУР: Адреслы социаль ярдәмне ничек алырга?ЦУР: Адреслы социаль ярдәмне ничек алырга?
ЦУР: Адреслы социаль ярдәмне ничек алырга?
Контракт буенча адреслы социаль ярдәм алу өчен документларны ничек тапшырырга? Социаль контракт пособиеләрдән ни белән аерыла? Бүген Республика белән идарә итү үзәгенең туры эфирында шушыларны тикшерделәр.

2021 елдан социаль контракт аз керемле гаиләләргә һәм ялгыз яшәүче гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтүнең төп ысулы булып тора. Социаль яклау органнары белән гаилә (граждан) арасында килешү буенча дәүләт ярдәм чаралары – бер тапкыр бирелә торган һәм ай саен түләнә торган түләүләр, эшкә урнашуда һәм укытуда ярдәм күрсәтә.

Башкортстанда социаль контрактны кем төзи ала:
аз керемле гаиләләр;
аз керемле ялгыз яшәүче гражданнар;
аларга бәйсез сәбәпләр аркасында җан башына кереме яшәү минимумыннан азрак булган аз керемле гаиләләр.

Башкортстан ЦУРы социаль челтәрләрендә социаль контрактлар темасын без беренче тапкыр гына күтәрмибез. Менә шушыңа сылтама: https://vk.com/wall-201146046_27882

Тагын саннар. Узган тәүлек эчендә Башкортстан ЦУРы мәгълүмат системалары юллар темасына 145 хәбәр теркәгән. Икенче урында төзекләндерү темасы – 105 мөрәҗәгать, өченчедә – төзелеш һәм архитектура (102 мөрәҗәгать).

Ә хәзер видео карагыз, анда барысы да аңлаешлы.
 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас