+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
21 апрель 2022, 08:55

ЦУР: Эшебезнең нигезе - республиканы алга этәрү

Безнең Башкортстан белән идарә итү үзәгендә кызыклы нәрсәләр күп.

ЦУР: Эшебезнең нигезе - республиканы алга этәрүЦУР: Эшебезнең нигезе - республиканы алга этәрү
ЦУР: Эшебезнең нигезе - республиканы алга этәрү
Эшебезнең нигезе - анализ ясау, тиз карарлар кабул итү һәм республиканы алга этәрү мөмкинлеге. Һәм безгә бу мәгълүмати дашбордлар ярдәм итә, аларның асылы - мәгълүмат җыю һәм алар нигезендә тиз һәм сыйфатлы аналитика ясау.

Дашбордлар һәм алар белән ничек эшләргә кирәклеге турында бүген Башкортстан ЦУРының туры эфирында сөйләштек. Анда республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы вәкиле Виктория Тархова катнашты.

Башкортстан ЦУРында барлыгы 12 мәгълүмати панель, һәм һәр юнәлештә аларның 60 ярдәмче системасы бар. Яңа санлы платформалар ведомстволарга эшне планлаштырырга һәм мәгълүмат алмашырга мөмкинлек бирә. Бу хезмәтләр кулланучыларның – халыкның, муниципалитетларның, аграрийларның, профильле министрлыкларның, ЦУРның, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләренең эшен җиңеләйтә.

Кичә БСТда "Аңлатабыз.Башкортстан" проекты кысаларында санкция басымы шартларында Башкортстан икътисадына ярдәм чаралары турында фикер алыштылар. Спикерлар республика Хөкүмәте вице-премьеры һәм министрлар булды. Әңгәмә җанлы барды, ведомство җитәкчеләре иң актуаль сорауларга җавап бирде, шул исәптән социаль челтәрләргә килгән халык сорауларына да.

Әгәр карамаган булсагыз, монда: https://vk.com/wall-201146046_28398

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас