+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 апрель 2022, 15:00

Владимир Путин Мараттан кыстыбый алып килүен сорады

Уфа эшкуарының "Aibat hallyar" проекты аңарда зур кызыксыну тудырды.

Владимир Путин Мараттан кыстыбый алып килүен сорады
Владимир Путин Мараттан кыстыбый алып килүен сорады
«Русия — мөмкинлекләр иле» Күзәтчелек советы утырышы барышында Владимир Путин Уфа эшкуары Марат Насхетдиновның "Aibat hallyar" проектын хуплады.

Марат дәүләт башлыгына сөйләвенчә, ул «Кунакчыллык остасы» конкурсы ярдәмендә Русия дәрәҗәсенә чыга алган, анда «Уралның иң яхшы стритфуды» призын алган һәм франшизаны башлап җибәргән.

«Нигездә безнең традицион кыстыбыйны ясыйбыз, аларны әбиләребезнең рецептлары буенча эшлибез, заманча башлангычлар да өстибез. Урындагы продукцияне кулланабыз. Эре җәмәгать туклануы челтәрләре киткәч, бездә берәү дә ач калмаячак, дип ышандыра алам».

Владимир Путин проектның хәләлгә мөнәсәбәте һәм исеменең нәрсә аңлатуы белән кызыксынды. "Айбат халляр" - "Хәлләр ничек?" - дигән сорауга җавап. "Эшләр яхшы", - дип аңлатты Марат. - Хәләл белән киләчәктә шөгыльләнергә планлаштырабыз".

Президент билгеләп үткәнчә, хәләл продукциягә ихтыяҗ булачак, ул эшкуарга уңышлар теләде, чит ил челтәрләрен алыштыру хезмәт күрсәтүне арттыруга китерәчәк. "Хәер, челтәрләр китә, диләр, әмма барысы да китми. Гаделлек өчен шунысын да әйтергә кирәк, алар да Русия продуктларын 50-90 процентка кадәр кулланды, һәм бу дөрес, чөнки аларда пестицидлар азрак», - дип билгеләп үтте Президент.

Әңгәмә ахырында Президент аңа "Aibat hallyar"дан кыстыбый китерә алалармы, дип кызыксынды. "Әлегә без Уфага гына китерәбез, әмма сезнең өчен нәрсә дә булса уйлап табабыз», - дип ышандырды эшкуар.

Фото: башинформ


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: