Яз килү белән халыкның социаль челтәрләрдә язган мөрәҗәгатьләре темасы да үзгәрә. Кышын күбрәк кар күплегенә, боз сөңгеләренә зарлансалар, язын инде җир кардан арчылуга пәйда булган тәртипсезлекләр, пычраклык, ачык кое капкачлары турында язмалар өстенлек итә. Соңгылары халыкка бигрәк нык куркыныч яный.
Әйтик, Благовещен районында яшәүче Наталья Фазылова, хакимиятнең социаль челтәренә мөрәҗәгать итеп, Д. Бедный урамы буенча урнашкан 35нче йорт каршындагы люкны ябуны сораган. Шул ук көнне районның Төзекләндерү һәм карап-тоту идарәсе хезмәткәрләре ачык коены вакытлыча плитә белән япкан, ә берничә көннән әлеге проблеманы ныклап хәл иткәннәр.
Башкортстан ЦУРына кергән мөрәҗәгатьләрне анализлау күрсәтүенчә, бу — язын еш очрый торган проблемаларның берсе. Кыш көне аларны ишегалларын кардан чистартканда трактор чүмече кузгата. Яз көне су тизрәк китсен өчен халык еш кына үзләре ача. Кызганычка каршы, люкларны урлыйлар да әле.
Зинһар, игътибарлы булыгыз! Әгәр люк ачык икән, “112” хезмәтенә шалтыратыгыз, ул тәүлек әйләнәсенә эшли.
Уфадан Гөлшат Гәрәева кыштан соң ишегалды территориясенең начар хәлдә булуына борчыла. Ул социаль челтәрләрдә шик-шөбһәләре белән уртаклашкан. Ханым “Дачный” урамы буенча урнашкан биш катлы йорт янындагы ватылган койманы фотога төшергән һәм 5 апрельдә фотоны ЦУРның “ВК” төркемендә бастырган. Ә инде 8 апрельдә Уфа шәһәренең Совет районы хакимияте хезмәткәре Мәрьям Шаһидуллина, идарәче компания территорияне тәртипкә китерде, коймаларны ремонтлап буядылар, дип хәбәр итте. Бу — гражданнарның шикаятьләренә тиз җавап бирүнең лаеклы үрнәге.
Шәһәрнең барлык ихаталарында да тәртип булсын. Һәм исегезгә төшерәбез, шикаятьләргә юл куймау яхшырак. Башкортстан белән идарә итү үзәгенең мәгълүмати системаларына эләккән хәбәрләрдән тагын бер мисал. Уфада Үзәк базар янындагы юлга бәйле проблема турында битараф булмаган кеше 10 апрельдә язган. Ике көннән соң Ленин районы хакимияте хезмәткәрләре башкарылган эшләр турында хисап тотты: Революцион урамдагы чокырны ямаганнар. ЦУРның мәгълүмат системасында Уфа районында яшәүче бер хатынның мөрәҗәгатен тотып алганнар. Ул электр челтәрләрендәге авария проблемасын хәл итүне сораган. Баксаң, “Калинка”, “Пчеловод” һәм “Ивушки” бакчачылык ширкәтләренең 30 шәхси биләмәсе утсыз калган икән.
“Идарә итү үзәге һәм Сәнәгать һәм энергетика министрлыгы командалары берләшеп, авария нәтиҗәләрен бетерделәр һәм халыкка ут бирделәр”, — диелгән җавапта. Резеда ГАЛИКӘЕВА.