

“Башкалабыз Уфада шундый мөһим чара – музыкаль-патриотик марафон үтәсен белеп, бик шатланып кайттым. Юлга чыккан вакытта өлгерә алмам, дип бик борчылган идем. Сәфәрем уңышлы булды.
Бүген без илебез халыкларының бердәмлеген, җәмгыятьнең Русия Президенты Владимир Путин тирәсендә берләшүен, аның курсын хуплавын күрәбез. Шундый катлаулы заманда халкыбыз һәрвакыт төп идея, ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт тирәсендә берләшкән.
Без илебез белән горурланабыз һәм тарихыбызны кадерләп саклыйбыз. Без Донбасста гаделлекне тергезүебез, нацизм белән көрәшүебез һәм үз кыйммәтләребезне яклавыбыз белән горурланабыз. Көнбатыш илләре Русиягә карата берләште, санкцияләр, чикләүләр кертте, алар ачуыннан нишләргә белми. Шундый шартларда да илебез тыныч кына яши һәм эшли. Безне туктатырга сәләтле икътисади көч тә, хәрби куәт тә юк. Безнең күптөрлелектә һәм бердәмлектә гаять зур иҗади энергия салынган, һәм бергә без иң амбицияле максатларга һәм искитмәле биеклекләргә ирешә алабыз.
Бүген Уфаның иң күркәм мәйданында концерт үтә, анда төрле телләрдә моңлы җырлар яңгыраячак, шул рәвешле Русия Президентына һәм Украинада махсус операциядә катнашып, чын батырлык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтүче Кораллы Көчләр яугирләренә ярдәм итәбез. Без Владимир Путин белән, бөек Русия белән!”
Фото: bashinform.ru