+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 апрель 2022, 12:25

ЦУР: Койма төзекләндерелде

Уфа мэры Ратмир Мәүлиевның социаль челтәрләрдәге битендә бер хатын-кыз фотография белән уртаклашты.

ЦУР: Койма төзекләндерелдеЦУР: Койма төзекләндерелде
ЦУР: Койма төзекләндерелде

Октябрь проспектындагы 5/7нче йорт янындагы чуен койма зыян күргән. Хатын мэрга вандалларны тикшерү һәм декоратив киртәне тергезү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Ратмир Мәүлиев: "Совет районы хакимияте һәм Коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсеннән коллегалар әлеге мөрәҗәгать буенча оператив эш иттеләр. Октябрь проспектындагы бу йорт янындагы койманы ремонтларга вәгъдә иттеләр, ул гына да түгел, күршедәге "Уфимская верста" скверында койманы тергезүгә запрос җибәрделәр. 5 апрельдә коммуналь хезмәткәрләр койманың ватык өлешен сүтте, ә 19 апрельдә аны тулысынча тергезде. Чиратта - сквер. Нәтиҗәне көтәбез", - дип хәбәр итте.

11-17 апрельдә "Инцидент-менеджмент" системасы 4991 мөрәҗәгать теркәлгән. Аларның 942се төзекләндерү белән бәйле.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас