+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
22 апрель 2022, 05:55

"ZаРоссию" концертына рәхим итегез!

Бүген Уфада булачак «ZаРоссию» концертының хедлайнерлары «Ва-БанкЪ» һәм «СерьГа» рок-төркемнәре булачак.

"ZаРоссию" концертына рәхим итегез!"ZаРоссию" концертына рәхим итегез!
"ZаРоссию" концертына рәхим итегез!

Башкортстан «ZаРоссию» музыкаль-патриотик марафонына кушылды. Аның хедлайнерлары Мәскәү рок-йолдызлары Александр Ф.Скляр, "ВА-БАНКЪ", «СерьГа» һәм Сергей Галанин булачак.

Әлеге кичке өч сәгатьлек концерт программасында шәһәр халкы ял итә һәм якты хис-кичерешләре белән уртаклаша алачак. Анда, шулай ук, Карина Низамова һәм Prado төркеме катнашачак. Тамашачыларны Zainetdin этно-коллективы сөендерәчәк. Концертка керү бушлай.

Көндез Башкорт дәүләт университетында Русия «Белем» җәмгыяте экспертларының лекцияләре узачак. Яшьләр алдында тәҗрибәле икътисадчылар, социологлар, тарихчылар, мәдәниятчеләр һәм психологлар чыгыш ясаячак. Алар бизнес өчен кирәкле заманча технологияләр, дәүләт тарихы һәм аның традицияләре турында сөйләячәк. Тыңлаучылар, шулай ук, волонтерлык һәм хәйрия эшчәнлеге төрләре, стресска каршы көрәш ысуллары һәм критик фикерләүне үстерү турында да беләчәк.

Кич буе мәйданчыкта шәһәрнең хәйрия фондлары турында мәгълүмат стенды эшләячәк, анда алар эшчәнлегенә ничек кушылырга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.

Концерт 17.00 сәгатьтә башлана. Барыгыз да рәхим итегез!

Фото: ufa.aif.ru

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас