+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 апрель 2022, 17:43

Батырлар туган ягына кайтты

Бүген, 23 апрель көнне, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Росгвардиянең төбәк идарәсе хәрби хезмәткәрләрен һәм җыелма бүлекчәсе хезмәткәрләрен сәламләде. Алар Украинада махсус хәрби операция уздыру районыннан кайтты.

Батырлар туган ягына кайттыБатырлар туган ягына кайтты
Батырлар туган ягына кайтты
Шәхси составтагы 20 автомобильдән торган колонна Октябрьский, Туймазы һәм Уфа урамнары буйлап узды. Шәһәр халкы - хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр, ветераннар, автомобиль йөртүчеләр һәм флаглар тотып үтүчеләр росгвардиячеләрне сәламләде.

Патриотик флешмоб белән аларны хезмәттәшләре хуплады. Бөтен республика буенча патрульлек итү маршрутларына "Росгвардия"нең ведомстводан тыш сак автомобильләре чыкты. Уфада сугышчыларны туганнары һәм якыннары каршы алды.

Уфада "росгвардия"челәрне "Росгвардия"нең төбәк идарәсе башлыгы полиция генерал-майоры Александр Бурдо сәламләде. Ул аларга хезмәт бурычларын намус белән үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук профессиональлекне, гомер өчен куркыныч белән бәйле шартларда хезмәткәрләрнең батырлыгын һәм оста гамәлләрен югары бәяләдде.

"Росгвардия"нең төбәк идарәсе башлыгы эш командировкасы вакытында сугышчыларга ярдәм иткән өчен республика Башлыгына рәхмәт белдерде.

- Сез ил төбәкләре җитәкчеләре арасында иң беренче булып "росгвардия"челәргә бик кирәкле ярдәм күрсәттегез, - дип билгеләде Александр Бурдо.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәрби хезмәткәрләрнең һәм "Росгвардия" хезмәткәрләренең хәрби әзерлегенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

- Сез үз хәрби бурычыгызны үтәргә киткәч, без сезнең өчен бик нык борчылдык. Без сезнең барыгызның да исән-сау кайтуыгызны теләдек. Бүген без сезнең монда тулы составта булуыгыз белән бәхетле, - диде Радий Хәбиров. - Республикабызның күп егетләре үз бурычларын үти. Сез бу командировкада куелган бурычларны уңышлы һәм профессиональ дәрәҗәдә үтәдегез. Бүген без барыбыз да сезнең батырлыгыгыз, кыюлыгыгыз алдында баш иябез. Сезнең гаять авыр эшегез илебезгә кирәк. Сезнең балаларыгыз сезнең белән горурлана ала. Һәм бүген бөтен республика сезнең белән горурлана. Бурычыгызны намус белән үтәгәнегез өчен рәхмәт!

Якын арада "росгвардия"челәрне кыска гына ял көтә, шуннан соң алар яңадан гадәти бурычларны үтәүгә әйләнеп кайтачаклар.

Фото: Башкортстан Башлыгы


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас