Уеннарны уйлап табучылар, виртуаль дөньялар тудырып, гадәттән тыш табыш хакына балаларның хәвефсезлеге белән корбан итәргә әзер. Әйтик, Американың IT-гигантлары, өлкәннәр сервисларының «Балалар версияләрен» булдырып, балалар психикасына тәэсир итүче куркыныч контентны модерацияләү белән шөгыльләнергә җыенмый.
Мисал өчен хәвефле кушымталар - YouTube Kids. "Автовоспроизведение" кебек функция булу сервис алгоритмына диеталарны рекламалаучы роликларны, яки, гомумән, балаларны үз-үзенә кул салуга өндәүче видеоны эшләтеп җибәрү мөмкинлеге биргән.
"Уңайлы һәм имин мохит булдыруга юнәлтелгән гаепсез башлангычларның төп максаты - табыш алу. Ә аның артыннан куганда корпорацияләр кулланучыларны үзенә мөмкин кадәр ныграк бәйләргә омтыла, һәм балалар, кызганычка каршы, еш кына манипулятив дизайнның һәм модерациянең җиңел корбаннары була, – дип саный Хәвефсез Интернет лигасы директоры Екатерина Мизулина.
Җәмгыять инде чит ил уйлап табучыларының балалар һәм үсмерләргә тискәре йогынты ясавыннан җәфа чигә.
- Балалар психикасы тышкы факторларга карата тәэсирле, шуңа күрә без, өлкәннәр, балаларыбызның нәрсә укуын һәм нинди уеннар уйнавын белергә тиеш. Беренче чиратта, бу компьютер уеннарына һәм смартфоннарда кушымталарга кагыла, - дип шәрехли Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ольга Панчихина.
Тиздән Русия IT-тармагына ярдәм итү буенча моңарчы күрелмәгән чаралар ярдәмендә безнең балалар, үсмерләр һәм яшьләр үз илебездә уйный алачак. Уеннарны оештыручылар трендларны гына түгел, яшь һәм балалар психикасы үзенчәлекләрен дә исәпкә алачак.