Утырыш барышында 2025 елга кадәр Русия Дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләрендә яңа шартларны исәпкә алып, этникара һәм конфессияара килешүне ныгытуның башка аспектлары тикшерелде.
Киңәшмә ел саен Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча округның бер төбәгендә үткәрелә. Семинар эшендә шулай ук Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко, Русия Президентының эчке сәясәт буенча идарәсе башлыгы урынбасары Анатолий Вылегжанин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Станислав Бедкин, Русия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы әгъзасы, Иҗтимагый палата әгъзасы Владимир Зорин һәм «Русия халыклары ассамблеясы» Советы рәисе Светлана Смирнова катнаштылар.
Киңәшмәне ачып, Игорь Буренков билгеләп үткәнчә, төбәк Русия халыклары мәдәниятләрен үстерү һәм милләтара каршылыкларны уңышлы җиңеп чыгу буенча зур тәҗрибәгә ия. Пенза өлкәсендә төрле халыклар вәкилләренең яшәү өчен уңай шартлар тудырылган, Донецк һәм Луганск халык республикалары, шулай ук Украина территориясеннән килгән гражданнарны кабул итү буенча җитди эш оештырылган.
Ул дәүләт хакимияте органнарының, урындагы үзидарә органнарының һәм этномәдәни берләшмәләрнең ведомствоара хезмәттәшлеге зарурлыгына игътибар итте, шулай ук милләтара мохиттә конфликтлы хәлләрне оператив җайга салу һәм традицион мәдәниятне саклап калу өчен иҗтимагый фикер лидерлары һәм яшьләр белән эшне оештыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Фото: Башинформ агентлыгы