Баязит урманы
Баязит качкын зур, мәһабәт гәүдәле, чем кара озын чәчле булган. Тирә-як байлары, алпавытлар аннан уттан курыккандай куркалар. Юлда төнгә калучыларның мәетләре табыла, алар байларныкы, патша чиновникларыныкы була. Баязит качкын аларның байлыкларын, атларын ярлыларга өләшкән. Үзенең аты исә теләсә нинди сазлыкларны да, елга-күлләрне дә җилдәй үткән.
Бервакыт үзенең сөйгәне Маруся янына килгәндә сагалап торып, Баязитны тотып алалар. Ычкыныр иде, озын чәченнән эләктергәннәр. Һәлак була Баязит качкын. Ә өрәге, байларга шом салып, озак еллар урманда йөргән, имеш. Урман исеме шуннан торып калган.
(1977 елда Караидел районының Багазы авылында Туктабикә Гыйниятуллинадан (1918 елгы) Мөхәммәт Закиров язып алган.)
Бәкер тавы
Аскын районының Кубияз авылы янында Бәкер тавы бар. Урындагы халык сөйләвенә караганда, элек Бәкер исемле кыю кеше булган. Авыл байларына һич көн күрсәтмәгән ул. Бервакыт аннан үч алмакчы булганнар. Бәкер текә тау өстендә, котылыр әмәле юк икән. Аста Төй елгасы аккан. Бәкер, каты чабып килгән уңайга, аты белән таудан елгага ташланган, ди. Аның чын исеме Әбүбәкер булуга карамастан, тауны халык “Бәкер тавы” дип йөртә.
(1977 елда Аскын районының Аскын авылында Фәйхүнә Вәлиевадан (1946 елгы) Мөхәммәт Закиров язып алган.)
Гайнетдин чокыры
Рапат авылында элек Гайнетдин исемле кеше яшәгән. Барлык яктан да аңлы, сәләтле булган ул. Йөзе матур, сүзе татлы икән, кешеләрне бер карауда үзенә тарткан. Аны барысы да яраткан. Беркем дә аның кире якларын күрмәгән.
Чынлыкта исә Гайнетдин җиңел юл белән баюга исәп тоткан. Аның бик яхшы, өйрәтелгән эт шикелле аты булган. Шул аты белән Гайнетдин ераклардан сарык, кәҗә һәм башка төрле терлекләрне бик оста итеп урлаган.
Авыл читендә тирән чокыр булган. Кешеләр аны читләтеп үтә торган булган, нәрсәдәндер шикләнгән. Гайнетдин шушы чокырда урланган малларны чалган. Урлашканда атының дүрт аягына да чабата кидерә торган булган. Бу ат эзен яшерү өчен эшләнгән. Хәзер Гайнетдин юк, ә чокыр әле дә бар, аны һаман да “Гайнетдин чокыры” дип йөртәләр.
(1999 елда Чакмагыш районының Рапат авылында Зөләйха Хәбировадан Ирина Насыйрова язып алган.)
Кукушкин тавы
Безнең авылда җир җиләген җыярга “Урыс ягы”на йөриләр. “Урыс ягы” дип урыслар яшәгән Зайцево, Орловка авыллары тирәләрен әйтәләр. Шунда җиләккә иң бай урыннарның берсе – “Кукушкин тавы”.
Элек бу тауда үзенең иярченнәре белән Кокуш исемле атаман яшәгән. Тау янында матур күл җәелеп яткан, анда бик күп су кошлары, хәтта аккошлар да йөзеп йөргән. Кокуш үзенең көче һәм батырлыгы белән тирә-якта дан тоткан. Ул якындагы бай кешеләрне талап көн күргән, ә ярлыларга кагылмаган. Кокушның сызгыруы берничә чакрымга яңгыраган. Аны ишетү белән халык Кокушның уңышлы аудан кайтуын яисә үз әшнәләрен җыюын аңлаган.
Кокуш яшәгән тауны халык “Кокуш тавы” дип йөрткән. Соңрак, халык теленә җайлашып, ул “Кукушкин тавы” дип атала башлаган.
(1998 елда Яңавыл районы музее материалларыннан Гөлчәчәк Әүхәтова күчереп алган.)
Миндулла куышы
Миндуллалар авыл очында торган. Йортлары бәләкәй генә, салам түбәле була. Әтисе һәм әнисе байда батраклыкта йөриләр. Ярлыларның да ярлысы була алар. Көне-төне эшләсәләр дә, бернәрсә дә арттыра алмыйлар. Менә Миндулланы бервакыт көтү көтәргә куялар. Иртән тору, мал куу һәм төрле эшләрне эшләү аның көчен арттырган. Киң күкрәкле, көчле егет булып үсеп җиткән. Сокланмаган кеше булмый аңа. Әле яшүсмер чагында ук өч яшьлек үгезне бер сугуда үтереп салган, дип сөйлиләр аның турында.
Бервакыт бай улына рекрутлык килеп җитә. Бай чиновникларны сатып ала да үзенең улы урынына Миндулланы җибәрә.
Миндулланың әтисе, байга барып, дөреслекне табарга тырышкан, ләкин аны хатыны белән урамга чыгарып бызактырганнар. Нык кайгырудан Миндулланың әнисе үлә, ә әтисе чиргә сабыша. Бу хәбәр ничектер приемда утырган Миндуллага килеп җитә. Приемдагы ничәмә стражникны бәреп ега да егет, сыза урманга.
Бу якларда Караидел елгасы буенда тау куышы бар. Әле дә “Миндулла куышы” дип йөртәләр. Шунда үз ише ярлы егетләрне җыя һәм байлардан үч ала башлый Миндулла. Аның исемен ишетүгә байлар дер калтырый башлый. Миндулла байларның юлларын баса, аларның малларын, акчасын ярлыларга өләшә. Ләкин сатлыкҗаннар аны патша жандармнарына тотарга ярдәм итә. Миндулланы сөргенгә җибәрәләр. Бүтән бу якка кайтмый инде ул, һәлак булгандыр. Тик менә, батырлыгы хакында һәйкәл булып, тау куышы тора.
(1971 елда Нуриман районының Кызыл Яр авылында Вәсбиямал Хәйбрахмановадан (1899 елгы)
Д. Зиннуров язып алган).
Хөсәен имәнлеге
Хөсәен качкынның төтене землянкасыннан өч чакрым читтә чыккан. Җирне казып, ул шулай төтен юлы ясаган, имеш.
Тотылмас өчен Хөсәен качкын итеген алдын артка каратып кигән. Эзәрлекләүчеләр, аны эзләп, капма-каршы якка китә торган булган.
Шулай бервакыт Хөсәенне, шарт та шорт мылтык атып, патша солдатлары куа. Суга бүрәнә тәгәрәтеп төшереп җибәрә дә, үзе яр астына поса. Хөсәен качкын дип белеп, бүрәнәгә ата башлыйлар. Бүрәнә арчылган ягы белән өскә әйләнә.
“Эләкте, корсагы белән өскә әйләнде”, – дип, патша солдатлары, мылтыкларын иңнәренә салып, килгән юлларыннан кайтып китә.
Авыл янындагы имәнлекне “Хөсәен имәнлеге” дип йөртәләр.
(1977 елда Караидел районының Багазы авылында Әхмәт Салиховтан (1915 елгы) Мөхәммәт Закиров язып алган.)
Яркәй тавы
Хәзерге Яркәй авылы янындарак “Яркәй тавы” дигән урын бар. Аның тарихы мондый.
Элек патша хөкүмәте халыкка бик авыр салым салган. Яркәй исемле кеше җитәкчелегендәге авыл халкы салым җыючыларны тукмап, куып җибәргән. Озак та үтми, хөкүмәтнең кораллы гаскәрләре килгәч, Яркәй, авылны ташлап, шушы тауга качып киткән. Ул шушында тау куышында качып яткан. Ләкин патша гаскәрләре Яркәй качкынны барыбер тотып алган. Шуннан бирле бу тауны “Яркәй тавы” дип йөртәләр.
(1998 елда Илеш районының Иштерәк авылында Кәшбелгаян Ногмановтан Таңсылу Ногманова язып алган.)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.