+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
23 апрель 2022, 17:27

ЦУР һәрвакыт ярдәмгә килә

Егет кыю, мәче артыннан агач башына менүдән курыкмаган. Әмма бераз барып чыкмаган, Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә мәчене дә, егетне дә коткарырга туры килгән.

ЦУР һәрвакыт ярдәмгә киләЦУР һәрвакыт ярдәмгә килә
ЦУР һәрвакыт ярдәмгә килә
Бу хәл Күмертау шәһәре округының Ира авылында бер-ике көн элек булган иде. Бер ай эчендә икенче шундый очрак. Моннан бер атна элек Нуриман районының Кызыл Ключ авылында 13 метрлы биеклектән мәчене коткарганнар. Ул агачта 3 көн утырган. Әлбәттә, ярдәмгә махсус хезмәтләр килә.

Шул уңайдан Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты кисәтә:

- хайванны мөстәкыйль рәвештә агачтан төшермәгез, имгәнү алырга мөмкин;

- агач астына ашарга салыгыз да китеп торыгыз, иртәме-соңмы, хайван төшәр.

Әгәр мондый хәл булган икән - 112 телефоны буенча шалтыратыгыз. Әгәр коткаручылар бу вакытта ирекле икән, алар ярдәм итәчәк. Әмма өстенлектә - кешеләрне коткару.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас