Владик Нигъмәтуллин Илеш районының Йонны авылында яшәүче Лиза белән Илфир Нигъмәтуллиннар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Илеш районының Бишкурай авылы кызы Лиза Зөлеф кызының Йонны авылына килен булып төшүенә менә инде 30 елдан артык вакыт үткән, ул озак еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Ул инде берничә буын авылдашларының яраткан, хөрмәт иткән беренче укытучысы, чөнки бар булмышын, йөрәк җылысын биреп эшли. Ә инде Илфир Җәвит улына “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән әйтем туры килә: ул тирә-якта төзүче дә, балта остасы да булып танылган. Әти-әнисенең шатлыгы булып, бу гаиләдә бер-бер артлы ике ир бала дөньяга килә.
Нигъмәтуллиннар гаиләсе улларын ватанпәрвәрлек рухында тәрбияли. Радмир белән Владик ир-егет Ватанны, Туган илне, гаиләсен, дусларын саклаучы һәм яклаучы икәнлекне кечкенәдән аңлап, белеп үсә.
Нигъмәтуллиннарның өлкән уллары Радмир ил алдындагы бурычын намус белән үтәгән. Әти-әнигә уллары хезмәт иткән частьның командирыннан Рәхмәт хаты алып, шатлык хисләре кичерергә дә насыйп була. Армия сафларыннан соң ул тормыш юлын туган җирендә дәвам итә. Әлеге көндә Радмир Илфир улы “Агыйдел” колхозында инженер вазыйфасын башкара. Уңган, тырыш булганы өчен аны хезмәттәшләре хөрмәт итә, Мактау грамоталары белән дә бүләкләнгән. Туган авылы Йонныда йорт салып, тормыш юлдашы Лилия белән ике ул үстерәләр.
Гаиләдәге кече уллары Владик мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыган, спорт белән дә шөгыльләнгән. Бигрәк тә халкыбызның яраткан спорт төрен – милли көрәшне үз итә. Төрле ярышларда, сабантуйларда катнаша, җиңүләр яулый. Тугызынчы сыйныфтан соң ул Уфа тармак технологияләре колледжына укырга керә. Бу уку йортында да тырыш егет сынатмый, аны уңышлы тәмамлап, электромеханик һөнәрен үзләштерә. Яшь егет кулына диплом алгач та эшкә урнаша һәм армия сафларына алынганчы ал-ял белмичә эшли.
Владик узган елның ноябрендә солдат шинеле кия. Бүген ул Кырым Республикасының Керчь шәһәрендә хезмәт итә. Шушы көннәрдә аңа 20 яшь тула. Гомеренең иң матур, дәртле, көчле, гүзәл мизгеле белән аны әти-әнисе, туганнары тәбрикли. Якыннары Владикка сәламәтлек, бәхет, йөргән юлларында уңышлар, иң мөһиме – туган нигезенә исән-имин әйләнеп кайтуын тели.
Көнне-төнгә, төнне көнгә ялгап,
Туган илнең иминлеген саклап,
Изге эштә – хезмәттә син, Владик.
Туган көнең белән сине, улыбыз!
Сине һәркөн сагынып көтәбез!
Изге бурычыңны яхшы тәмамлап,
Исән-имин кайтуыңны көтәбез!
Әти-әнисе, туганнары, дуслары.