Мондый тикшерүләр елына ике тапкыр үткәрелә. Моңардан тыш, маршрутка чыгар алдыннан көн саен техник һәм медицина күзәтүе үтү дә мотлак.
Контроль линиясенә төрле комплектациядәге һәм сыйдырышлы “ГАЗель” һәм “ПАЗ” автобуслары чыкты. ЮХХДИ хезмәткәрләре водительләрнең документларын, транспорт чарасының техник торышы турындагы бәяләмәне, төп системаларның эшкә сәләтлелеген, яктырту приборларының төзеклеген, аптечка, тахограф, янгын сүндерү чарасының яраклылык вакытын, тәгәрмәчләрнең протекторларын карап чыкты, хәвефсезлек каешларына да зур игътибар бирелде. Техник тикшерү нәтиҗәсендә җитди җитешсезлекләр табылмады, шулай да кайбер вак-төяк кимчелекләрне бетерү өчен вакыт бирелде.
Барлыгы район буенча балаларны мәктәпләргә 37 автобус йөртә. Һәрберсенең руль артында – балаларның белем учагына юлын хәвефсез һәм уңайлы итү өчен җаваплы шоферлар. Һәрберсе зур тәҗрибәле, шул ук вакытта аларның күбесе барлык категорияләргә дә ия – бу яклап водительләр катгый сайлау үтә, балаларын мәктәпкә озатучы ата-аналар да аларга ышаныч күрсәтә. Сахай урта мәктәбе водителе Фаил Зәйнуллин бу һөнәргә дистә ел гомерен багышлаган. Фаил Җиһат улы руль артына 1983 елда утырган. Мәктәп автобусын үзенеке кебек карый. Автобус ватылса, аны тиз арада сафка кертә. Салонда да һәрвакыт чисталык һәм тәртип.
– 2007 елдан мәктәп автобусында эшлим. Һәр көн иртән медицина тикшерүе үтәм. Балаларны мәктәпкә Бельский, Иске Шәрәй, Иске Акташ авылларыннан алып киләм һәм илтеп куям. Бельскийда балалар күп булгач, икешәр рейс ясарга туры килә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакыт үтим, зур саклык белән йөрим, чөнки минем иңнәрдә бәләкәй пассажирларның сәламәтлеге һәм гомере өчен зур җаваплылык ята, – ди Фаил Зәйнуллин.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.