

Партия депутатлары хакимияткә шундый башлангыч белән мөрәҗәгать иткән дә инде.
Искәртеп узабыз, Владимир Жириновский коронавирустан өзлегүдән 6 апрельдә вафат булды.
Партиянең төбәк бүлегендә хәбәр итүләренчә, аларга ЛДПР лидеры исемен мәңгеләштерү үтенече белән күп шалтыратулар һәм мөрәҗәгатьләр килә.
- Башкортстан Корылтаеның ЛДПР фракциясе һәм шәһәр Советы депутатлары республика Башлыгы һәм Уфа мэры исеменә Башкортстан башкаласында Владимир Вольфович Жириновскийның исемен берәр урамга, тыкрыкка, паркка яки скверга бирү тәкъдиме белән тиешле хатлар җибәрде, - диелә хәбәрдә.
Фото: ufa1.ru