+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 апрель 2022, 10:50

Башкортстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров төбәк ЦУРында министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.

Башкортстанда янгынга каршы махсус режим кертеләБашкортстанда янгынга каршы махсус режим кертелә
Башкортстанда янгынга каршы махсус режим кертелә

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров узган атнада Әбҗәлил, Баймак һәм Бөрҗән районнарында беренче җиде урман янгыны теркәлүе, аларның беренче тәүлектә үк сүндерелүе турында хәбәр итте.

“Бүгенге иртәдә гамәлдәге урман янгыннары юк. Табигый янгыннарның артуын булдырмас өчен, аларны торак пунктларга һәм бакчачылык ширкәтләренә күчүен кисәтү өчен республика территориясендә 30 апрельдән махсус янгынга каршы махсус режим кертергә тәкъдим итәбез”, - диде Фәрит Гомәров.

Шулай ук, ул янгын хәвее сезоны башлану сәбәпле, 29 апрельгә Белорет районында табигый янгынны сүндерү буенча вертолет кулланып тренировка үткәрү планлаштырылуын билгеләп үтте.

Төбәк җитәкчесе 1 майдан янгынга каршы режим кертү турында карар кабул итте.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас