+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
25 апрель 2022, 12:00

Без тынычлык яклы!

27 апрельдә Уфада Профсоюзлар йорты каршындагы мәйданда «Za мир! Труд! Май!» и «Zа мир без нацизма!» шигаре астында профсоюзларның Бөтенрусия автоузышында катнашучыларны каршы алу митингы узачак.

Без тынычлык яклы!Без тынычлык яклы!
Без тынычлык яклы!


Колонна Уфага 26 апрельдә киләчәк, ә 27 апрельдә, митингтан соң, шәһәр буйлап узачак.
Башкортстан профсоюзлары федерациясе автомобильләре автоузышка кушылачак һәм Түбән Новгород аша Мәскәүгә юл тотачак. 1 майда - Хезмәт ияләре бердәмлеге көнендә Кызыл мәйданда профсоюз йөреше узачак. Ә 9 майда берләшкән профсоюз автоколоннасы Волгоградка киләчәк, анда Мамаев курганында Җиңү көненә багышланган күләмле чаралар узачак.
Автойөрешнең максаты - ил җитәкчелегенең гамәлләрен һәм Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан кабул ителгән карарларны хуплау, җәмгыятьне берләштерү, Русиянең икътисади һәм социаль позицияләрен ныгыту буенча актив эш алып бару.

Фото: rb7.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас