

Традиция буенча отрядны озату Бишбүләкнең Җиңү паркында Билгесез солдат һәйкәле янында узды. Чарада Бишбүләк мәктәбе укучылары, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, ветераннар оешмалары вәкилләре катнашты. Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Артур Зарипов “9нчы рота” эзтабарлар отряды яшь буынны тарихи хәтерне саклау һәм тәрбияләү буенча бик мөһим эш башкара, дип белдерде. Ул балаларга уңышлы сәфәр кылуларын һәм аларның эшләрендә уңышлар теләде.
Исегезгә төшерәбез, “9нчы рота” эзтабарлар отряды 2009 елда аның алыштыргысыз җитәкчесе Владимир Анатольевич Чернов тарафыннан оештырылган иде. Ел саен отрядта катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында немец гаскәрләре белән каты сугышлар узган Ленинград өлкәсенә бара. Бу вакыт эчендә экспедицияләрдә 80нән артык егет һәм кыз катнашты, алар 118 сугышчының җәсәден тапты, дип хәбәр итә Бишбүләк районы хакимияте сайты.
Фото: Бишбүләк районы хакимияте.