+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 апрель 2022, 13:40

Автойөреш иртәгә Уфа аша узачак

27 апрельдә Уфаның Профсоюзлар йорты каршындагы мәйданда «Za мир! Труд! Май!» һәм «Zа мир без нацизма!» девизы астында Бөтенрусия профсоюзлар автойөрешендә катнашучыларны митинг-сәламләү була.

Автойөреш иртәгә Уфа аша узачакАвтойөреш иртәгә Уфа аша узачак
Автойөреш иртәгә Уфа аша узачак

Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясе тарафыннан оештырылган автойөреш 12 апрельдә Владивостокта старт алды. Катнашучылар инде 15 шәһәр аша узды, алар арасында Благовещенск, Хабаровск, Чита, Иркутск, Новосибирск, Омск һәм Екатеринбург.

Иртәгә Уфада Башкортстан Профсоюзлар федерациясенең актив катнашлыгында республика профсоюзлар хәрәкәте активистларының автойөрештә катнашучылар белән тантаналы очрашуы узачак.

Автойөрешнең максаты - ил җитәкчелеге гамәлләрен һәм Русия Президенты Владимир Путин кабул иткән карарларны хуплау, җәмгыятьне берләштерү, Русиянең икътисади һәм социаль позицияләрен ныгыту, халыкны эш белән тәэмин итүгә һәм керемнәрен арттыру.

Фото: "Башинформ"

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас