+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
26 апрель 2022, 15:30

Кашкадан Уфаның йөзек кашы булачак!

"Соңгы елларда шәһәребезнең парклары һәм скверлары зур үзгәрешләр кичерә", - дип язган депутат Елена Родина социаль челтәрләрдә.

Кашкадан Уфаның йөзек кашы булачак!Кашкадан Уфаның йөзек кашы булачак!
Кашкадан Уфаның йөзек кашы булачак!

"Һәм бу матур сүзләр түгел, ә чын эш. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары бу эштә актив катнаша.

Моңа «Кашкадан» мәдәният һәм ял паркын реконструкцияләү ачык дәлил булып тора. Анда күләмле эшләр биш ел элек башланды. Бүгенге көнгә күл төбен чистарту, яр буйларын формалаштыру, яшел үсентеләр утырту һәм башка күп кенә эшләр тәмамланган инде.

Бу урын безнең шәһәрнең яңа визит карточкасына әверелеренә һич тә шикләнмим, ул Сипайлово халкы арасында гына түгел, бөтен Уфа халкында зур популярлык казаначак.

Мин сипайлыларны һәм барлык уфалыларны җәлеп итү буенча бу искиткеч үзәкне тәкъдир итүчеләрнең берсе булуыма бик шатмын. Кашкадан тагын да популяррак булыр дип ышанам!"

Фото: FlankerFF

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас