

Салават районында 25 апрельдә көндез ашыгыч хезмәтләргә Юрүзән елгасы ярыннан ун метрда билгесез җенес мәете табылуы турында хәбәр килә.
Хокук сакчылары оператив рәвештә мәрхүмәнең шәхесен ачыклый алды. Ул Салават районыннан 43 яшьлек хатын булып чыкты. Хатын-кыз турында аның беркайда да рәсми рәвештә эшләмәве һәм исерткеч эчемлекләр белән мавыкмавы билгеле. Һәлак булучы үз йортында өлкән яшьтәге әнисе һәм балигъ булмаган ике баласы белән яшәгән.
Хәзер бу хәлне хокук саклау органнары хезмәткәрләре тикшерә. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча ике бала әнисенең ни сәбәпле вафат булуы ачыкланачак.
Фото: ВКонтакте