

"Шүлгәнташ" музей комплексының беренче кунакларының берсе Русия Фәннәр академиясе президенты Александр Михайлович Сергеев булды. Музей экспозицияләре һәм тирән фәнни эчтәлеге белән үзенчәлекле килеп чыга. Безгә кайбер эшләрне төгәллисе генә калды, июнь урталарында ул танышырга теләүчеләрне кабул итәчәк.
Музейда 7 тематик блок - "Таймлайн", "Медиазал", "Ташка рәсем төшерү сәнгате", "Археология", "Табигый-фәнни", "Саклау", "Урал батыр эпосы". Музейның төп экспонаты - мәгарәдәге борынгы сурәтләренең репродукцияләр җыентыгы. Аны махсус заказ буенча француз галимнәре ясаган.
Безнең өчен бу урынны туристларны җәлеп итәрлек итү мөһим. Биредә фәнни үзәк эшләячәк, галимнәр киләчәк, тикшеренүләр үткәрәчәк. Симфоник оркестр концертларын көтәм. Монда тормыш кайнап торачак.
Узган ел без «Шүлгәнташ» юлына ремонт ясадык, быел мобиль элемтә мәсьәләсен хәл иттек. Газ үткәрәсе калды, аннары яхшы кунакханә төзибез. Әкрен генә, адым саен, шушында, Бөрҗән районында, тагын бер тарт көче булган үзәк ясаячакбыз", - дип яза Радий Хәбиров "Вконтакте"да.
Фото: "Вконтакте"