+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 апрель 2022, 05:55

Александр Сергеев: “Шүлгәнташ мәгарәсе - уникаль объект”

27 апрельдә Бөрҗән районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеев «Шүлгәнташ» тарихи-мәдәни музей комплексында һәм Шүлгәнташ мәгарәсендә булдылар. Бу - Русиянең уникаль табигый һәм археологик объектларының берсе, аның базасында заманча фәнни-мәгърифәтчелек мәйданчыгы төзиләр.

Александр Сергеев: “Шүлгәнташ мәгарәсе - уникаль объект”Александр Сергеев: “Шүлгәнташ мәгарәсе - уникаль объект”
Александр Сергеев: “Шүлгәнташ мәгарәсе - уникаль объект”

Музейда 7 тематик блок - "Таймлайн", "Медиазал", "Ташка рәсем төшерү сәнгате", "Археология", "Табигый-фәнни", "Саклау", "Урал батыр эпосы". Музейның төп экспонаты - мәгарәдәге борынгы сурәтләренең репродукцияләр җыентыгы. Аны махсус заказ буенча дөньяның әйдәүче реставраторлары ясаган.

- Музей танып-белү экспозицияләре һәм тирән фәнни эчтәлеге белән бик үзенчәлекле килеп чыга. Кайбер эшләребезне төгәллисе генә калды, июнь урталарында ул теләүчеләрне кабул итәчәк, - диде Радий Хәбиров.

Радий Хәбиров һәм Александр Сергеев Бөрҗән районында Шүлгәнташ мәгарәсе залларында булдылар. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, Шүлгәнташ мәгарәсендә һәр килү яңа тәэсирләр калдыра. Русия Фәннәр академиясе президенты сүзләренчә, Шүлгәнташ мәгарәсе үзендә әле бик күп серләр саклый.

- Коллегалар, диварларда кальцитның калын катламы астында бик күп рәсемнәр яшерелергә мөмкин, диде. Бу мәгарәне йөз еллар, яки хәтта меңьеллыклар дәвамында кулланганнар дигән тәэсир калдыра, - дип сөйләде Александр Сергеев. - Гомумән алганда, бу тарихи мәсьәлә, барысы да вакыт узу белән килеп чыкты. Мөгаен, серләр монда алып барган тикшеренүләр узганнан соң гына ачылырга мөмкин. Башкортстанда шундый тикшеренү комплексы барлыкка килүенә бик шатмын. Төбәк Башлыгы Радий Хәбировка, Башкортстан Фәннәр академиясенә, шундый энтузиазм белән эшләүләре өчен барлык галим-хезмәттәшләремә рәхмәт. Шүлгәнташ мәгарәсе - ул, чыннан да, уникаль объект.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас