Кыска гына вакыт эчендә «Атайсал» проекты, нәкъ менә битараф булмаган якташларны берләштереп, үз максатына иреште. Проект порталында 2700 катнашучы теркәлгән, алардан 7800дән артык гариза кергән.
Проектлар саны буенча лидерлар бишлегенә Балтач, Стәрлетамак, Краснокама, Салават һәм Мәләвез районнары керә. Шәһәрләр арасында Салават, Нефтекама, Стәрлетамак һәм Агыйдел алда бара.
Бүгенге көнгә алты меңнән артык проект тулысынча тормышка ашырылган. «Атайсал» ярдәме белән республикада бер ел эчендә йөзләгән балалар һәм спорт мәйданчыгы урнаштырылды, ике йөздән артык чишмә төзекләндерелде, мәчетләр һәм храмнар төзелде, шәһәр һәм авыл китапханәләренә 3 меңнән артык китап тапшырылды, шәһәр һәм районнарда меңләгән төрле чара узды. Әлеге проектларны тормышка ашыру өчен меценатлар тарафыннан 570 миллион сумнан артык акча тотынылды.
Иртәгә үтәчәк "Якташлык көче" форумында «Атайсал» проектына беренче нәтиҗәләр ясалачак. Ул кече Ватаны үсешенә ресурслар, вакыт, көч кертергә әзер булган якташларыбызга рәхмәт йөзеннән үткәрелә. Форум - Русиянең тарихи-мәдәни, фәнни-мәгариф һәм эшлекле үзәге буларак, Башкортстанның казанышларын һәм уңай имиджын алга этәрү. Бу - төбәктән читтә яшәүче һәм Башкортстанның үсеш һәм алга таба җәлеп итү өчен мөһим булган уникаль компетенцияләргә, тәҗрибәгә ия булган республикада яшәүчеләрне тәкъдим итү.
Форумда 1000нән артык якташыбыз, меценат, якташлар һәм дин әһелләре катнашачак.
Программага «түгәрәк өстәл» форматында секцион эш үткәрү һәм пленар утырыш кертелгән, аның кульминациясе булып «Атайсал - Кече Ватан» проектында катнашучыларны бүләкләү торачак.
Якташлыкның көче - ул традицияләр көче, үсеш көче, мәхәббәт көче, Ватан көче!
Фото: smartik.ru