Ул бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә язган. Башкортстанда яшәүче яисә туган кешеләрне кече ватанга эчкерсез мәхәббәт берләштерә, дигән ул. Андрей Назаров, безнең республика - уникаль, һәм аның матурлыгын күрү өчен бер гомер генә җитмәячәк, дип саный.
Нәкъ менә шуңа күрә Премьер-министр флешмоб башлап җибәрергә тәкъдим итә: #ЭтоТожеБашкортостан хештегы берләштерердәй фоторәсемнәрне җыярга.
- Башкортстанда аның матурлыгына гашыйк кешеләр күп яши. Флешмоб тәкъдим итәм: әйдәгез, «Бу да - Башкортстан!» дип әйтә алырлык фотосурәтләрне җыйыйк. Һәркем аңа яңа яктан карасын, таңнар һәм шәфәкъләр, елгалар һәм күлләр, таулар һәм тигезлекләр, шәһәрләр һәм авыллар, йортлар һәм мәйданнар, заводлар һәм фабрикалар, урамнар һәм тыкрыклар, хайваннар һәм үсемлекләр булсын, - дип язган үзенең социаль челтәрләре битләрендә Премьер-министр.
Флешмобка министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, муниципалитетлар һәм гади республика халкы актив кушылды. Инде хәзер үк #ЭтоТожеБашкортстан тэгасы буенча безнең республиканың дистәләгән матур урыны белән танышырга мөмкин.
Фото: mail.ru