+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 апрель 2022, 10:59

Кыюлар отачак!

Бүген Башкортстан Башлыгының грантлар фонды 2022 елгы грантларның икенче конкурсына гаризалар кабул итүне башлап җибәрде.

Кыюлар отачак!Кыюлар отачак!
Кыюлар отачак!

Конкурс республика халыкларының мәдәният, мәгариф, фән, киңкүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр сәясәте һәм спорт, шулай ук башкорт телен Башкортстан Республикасыннан читтә саклау һәм үстерү юнәлешләрендә үткәрелә.

Конкурста Башкортстанның башкорт телен республикадан читтә саклап калуны һәм үстерүне күз алдында тотучы коммерцияле булмаган оешмалары, шулай ук Русиянең башка төбәкләре проектлары катнаша ала.

Конкурсның бюджеты 50 миллион сум тәшкил итәчәк. Бер проектка грантның максималь күләме 3 миллион сумнан артмаска тиеш
Конкурста катнашу өчен гаризалар 28 апрельдән 30 майга 17.00 сәгать кадәр төбәк Башлыгы гранты сайтында кабул ителә.

Игътибар итегез, проектны гамәлгә ашыру срогы шушы елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча башланырга һәм киләсе елның 31 августыннан да соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш.

Конкурсларда катнашучыларга карата таләпләр, грантлар бирү шартлары һәм тәртибе турында тулырак мәгълүматны грантыглавы102.рф сайтындагы «Документлар» бүлегендә белергә мөмкин.

Белешмәләр өчен телефоннар:
+ 7 903 311 69 37,
+7 967 453 92 72.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас