+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 апрель 2022, 05:15

Милләт яме – йола, бәйрәмнәрдә

Балтач районының Магашлы-Алмантай авылы республика бәйгесендә катнаша.“Аек авыл республика бәйгесенең Балтач районы муниципаль этабында җиңгән Магашлы-Алмантай авылында яшәүчеләр район данын хәзер республика дәрәҗәсендә яклаячак.

Милләт яме – йола, бәйрәмнәрдәМилләт яме – йола, бәйрәмнәрдә
Милләт яме – йола, бәйрәмнәрдә

Бәйрәмнең олы кунаклары – “Башкортстан Республикасы Авыл биләмәләре советы” ассоциациясенең башкаручы директоры Борис Нурисламов, Бөтендөнья башкортлары корылтае Аппараты җитәкчесе Рөстәм Баянов, ут күршеләребез, Аскын һәм Тәтешле районнары хакимиятләре башлыклары Динис Йосыпов һәм Фәнүр Шәйхисламов, авыл биләмәләре башлыклары чарада катнашып, аның мәртәбәсен тагы да күтәрде.


– Бу көнне без районнар арасында дуслыкны ныгытуда зур адым ясадык дип уйлыйм. Коллегаларым белән бергә урындагы үзидарәгә кагылышлы кайбер мәсьәләләр буенча да фикер алыштык. Мондый очрашулар муниципальара хезмәттәшлек традицияләрен яңартыр дип ышанам! – диде район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, кунакларны сәламләп.


Магашлы-алмантайлылар “Нәүруз” һәм “Масленица” бәйрәменә районның 15 авыл биләмәсеннән кунаклар чакырган иде.


Бу көнне үткән “Милләт яме – йола, бәйрәмнәрдә” дигән күркәм чара Русия халыкларының мәдәни мирас елына, Башкорт мәдәнияте һәм мәдәни мирасы елына багышланды һәм “Аек авыл-2021” республика конкурсы чикләрендә оештырылды.


Балалар һәм яшьләр “Нәүруз” бәйрәме “Масленица”дан нәрсәсе белән аерыла?” дигән сорауга җавап эзләде.


Түбән Сикияз авылындагы “Ләйсән” балалар бакчасы нәниләре “Нәүруз” бәйрәменең асылын чагылдырды. Магашлы-Алмантай авыл клубы каршында ”Ужара” халык фольклор ансамбле “Масленица” бәйрәме күренешен тәкъдим итте. Балалар һәм үсмерләр табышмаклар чиште, теләкләр теләде, җырлар, биюләр башкарды, уеннарда көч сынашты.


Авыл клубындагы мәдәни чаралар ”Ужара” халык фольклор ансамбле чыгышы белән тәмамланды һәм күңел ачу чаралары клуб каршындагы мәйданда дәвам итте.
Магашлы-Алмантай авылы һәм мари мәдәнияте тарихына багышланган күргәзмә дә оештырылган иде. Мәдәният йорты каршында чын милләтара дуслык гәүдәләндерелде. Җәмәгать оешмалары башкорт, мари, татар, урыс, удмурт халкы вәкилләренең милли ризыкларын тәкъдим итте. Табынны тәмле миләш эчемлеге бизәде. Бу – балтачлыларның визит карточкасы, бренды. Үзешчән сәнгать коллективлары урамда корылган сәхнәдә концерт номерлары белән чыгыш ясады. Балтачлылар белән беррәттән, Аскын районы коллективларында “күчтәнәч” белән килгән иде. Сәхнәдә мари, татар, башкорт халык, эстрада җырлары яңгырады һәм биюләре башкарылды. Украинадагы махсус операциягә бәйле Русия Президенты сәясәтен хуплап, флешмоб оештырылды. Кунаклар, чарада катнашучылар “Z” хәрефе рәвешендә тезелеп басты. Халык төрле спорт бәйгеләрендә, милли уеннарда, чаңгы ярышларында актив катнашты. Иң кызыклы һәм якты мизгелләрнең берсе – коймак пешерү осталары бәйгесе һәм “Масленица” карачкылары конкурсы булды.


Тәбикмәк композицияләре арасында Штәнде авыл биләмәсеннән Гүзәлия Шәрипова, Түбән Карыш авыл биләмәсеннән Вәрия Закирҗанова, Түбән Сикияз авыл биләмәсеннән Алефтина Альмикаеваның һәм Богдан авыл биләмәсе аш-су осталарының эше жюри тарафыннан югары бәһаланды.


Карачкылар бәйгесендә дә җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Югары Янактай, Түбән Карыш, Түбән Сикияз һәм Шәвъяды авыл биләмәләренең карачкылары бүләкләүгә тәкъдим ителде.


Иске Балтач, Сәйтәк, Тучыбай авыл биләмәләренең үзешчән коллективлары кунакларны башкорт халык ашлары белән сәламләде. Штәнде, Нөркә, Богдан авыл биләмәләре аш-су осталары татар халык ашлары белән сыйлады. Көнтүгеш, Түбән Сикияз, Ялангач авыл биләмәләренең табыннарында мари халкы ризыклары урын алган иде. Көндәшле авылының Курач авылында яшәүчеләр урыс кухнясыннан ризыклар әзерләп алып килгән. Шәвъяды, Тушкыр авыл биләмәләрендә яшәүчеләр удмурт халкының милли ризыкларын тәкъдим итте.


Алена Альмикаева “Аек авыл-2021” бәйгесенең асылы, юнәлешләре турында сөйләде. Узган чорда ун меңнән артык кешене җәлеп иткән 700дән артык чара үткәрелгән. Алар барысы да аек яшәү рәвешен пропагандалауга, сәламәт тормыш рәвешенә этәрүгә юнәлтелгән.


– Халык авыл кибетләрендә спиртлы эчемлекләрне сату вакытын чикләүне сорады һәм без кибет хуҗасына мөрәҗәгать иткәч, аңлау таптык. Хәзер авылда сыра да 11-16 сәгатьләрдә генә сатыла. Сатучылар әйтүенчә, авылда көнгә, күп дигәндә, 2-3 шешә шәраб яки сыра сатыла. Шунысы сөенечле, авыл халкы тагын да яхшырак яшәү яклы. Эчкечелеккә киртә куеп, җинаятьләргә юлны бикләп яшәүне алга алган авылдашларыма карап сөенәм, – диде ул.


Табигать белән гармониядә яшәгән, аеклыкның яшәү нормасы икәнен аңлаган магашлы-алмантайлылар бәйгенең республика этабында да сынатмас.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас