+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 апрель 2022, 06:20

ЦУР: Янә ачык люклар турында

Аларның һәрберебезгә үлемечле куркыныч янавын онытмасак иде.

ЦУР: Янә ачык люклар турындаЦУР: Янә ачык люклар турында
ЦУР: Янә ачык люклар турында

Кызганычка каршы, ачык люклар турындагы мөрәҗәгатьләр Башкортстан ЦУРы системасына даими рәвештә эләгә – ел башыннан шундый 49 сигнал теркәлгән. Аларның һәркайсы зур бәлагә сәбәп була алыр иде, әмма, бәхеткә, мөрәҗәгатькә тиз арада җавап биргән һәм коеларны япкан битараф булмаган кешеләргә һәм хезмәтләргә рәхмәт.

Безнең карточкаларда мондый эшнең берничә мисалы бар.

Кызганычка каршы, күпчелек очракта люк капкачлары булмавының сәбәбе - урлашу. Аннары алар металл сыныкларын кабул итү пунктларында табылырга мөмкин. Без бу проблеманы бергә хәл итә алабыз - кемдер ачык люкны күреп, тиешле хезмәтләргә хәбәр итә, икенчесе, "несун"ны күреп, кисәтү ясый, ә коммуналь хезмәтләр үз территорияләрендәге һәр люкны контрольгә ала.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас