+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 апрель 2022, 07:00

Уфадагы иң күркәм урын тагы да ямьләнәчәк

2024 елда республика башкаласы Уфага 450 ел тула.

Уфадагы иң күркәм урын тагы да ямьләнәчәкУфадагы иң күркәм урын тагы да ямьләнәчәк
Уфадагы иң күркәм урын тагы да ямьләнәчәк
Республика һәм шәһәр юбилейга әзерләнә: берничә эре спорт объекты, зур заманча китапханә төзү, мәдәният учреждениеләрен һәм паркларны ремонтлау планлаштырыла.

Капиталь ремонт объектлары арасында барлык кешеләр дә яраткан Ленин исемендәге парк та бар. Бу - Уфада 1867-72 елларда төзелгән борынгы паркларның берсе. Парк исемен берничә тапкыр үзгәрткән: башта аңа нигез салучы Ушаков исеме белән, Октябрь революциясеннән соң "Азатлык паркы" дип атаганнар, аннары Александр Матросов хөрмәтенә кушканнар.

"Кайчандыр биредә таганнар, карусель, беседкалар һәм павильоннар, «Мир» җәйге кинотеатры һәм Уфаның беренче фонтаны булган, - дип яза Русия Дәүләт думасы депутаты Зариф Байгускаров. - Бу парк белән мине җылы хатирәләр бәйли. 1988 елда, Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, мондагы фонтан янында укырга керү имтиханнарына әзерләндем. Минемчә, республика һәм аның башкаласы халкы өчен бу урыннар бик кадерле. Шуңа күрә капиталь ремонтны паркның тарихи йөзен саклап, пөхтә итеп башкарырга кирәк. Шулай ук паркның төбәктә әһәмияте ия булган Русия халыкларының мәдәни мирас объекты булуын да исәпкә алырга кирәк.

Башкортстан җитәкчелеге миңа бу паркның амбассадоры булырга тәкъдим итте. Бу - минем өчен зур дәрәҗә. Үз ягымнан барлык эшләр дә вакытында һәм сыйфатлы башкарылсын өчен бөтен көчемне салачакмын. Эш этаплары белән биредә, социаль челтәрләрдә таныштырырмын.

Шулай ук бүген академия бинасында республика Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе һәм БДМУ студентлары белән очрашу булды, анда «Генпроект» җәмгыяте баш архитекторы Людмила Стадничук белән бергә булачак паркны төзекләндерү проекты турында фикер алыштык.

Паркта берничә һәйкәл һәм мемориал, туганнар каберлеге, республиканың күренекле шәхесләренең каберләре урнашкан. Проект белән мемориаль өлешне үзгәрешсез калдырырга тәкъдим ителә. Сукмаклар челтәре дә саклана. Фонтаннар үзләренең беренче күренешен саклаячак. Бизәкләү материаллары, инженерлык җиһазлары алыштырылачак.

Тыныч зонада, юлдан һәм йөгерү юлыннан арырак, балалар мәйданчыгы, стационар тренажерлар җыелмасы урнаштырылачак.
Пикниклар өчен яктырту белән беседкалар урнаштыру тәкъдим ителә.

Ике фонтан арасындагы үзәк мәйданчыкны күләмле үзгәреш көтә. Биредә кечкенә генә амфитеатр булдырылачак. Барлык агачлар да саклана.

Бу парк республиканың югары уку йортларына якын булганлыктан, без студентларның паркта булачак үзгәрешләр турында фикерләрен белергә булдык. Җанлы әңгәмә корылды, яшьләр сораулар бирде, үз тәкъдимнәрен кертте.

Дуслар, парк нинди булырга тиеш? Үз фикерләрегез һәм тәкъдимнәрегезне пост астында калдыра аласыз. Ә мин, үз ягымнан, Ленин паркы Уфа халкы һәм кунаклары өчен тагын да уңайлырак ял итү урынына әверелер дип ышандырырга телим".


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас