+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 апрель 2022, 13:50

Янгыннарга каршы көчләрне ныгытабыз

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров янгын частьларына һәм ирекле командаларга 11 берәмлек янгын-коткару һәм тагылма техника тапшырды.

Янгыннарга каршы көчләрне ныгытабызЯнгыннарга каршы көчләрне ныгытабыз
Янгыннарга каршы көчләрне ныгытабыз

– Без һөнәри бәйрәм - Янгыннан саклау хезмәте көне алдыннан янгын учакларын оператив рәвештә сүндерү өчен коткару хезмәтен матди ныгытабыз. Безнең коткаручылар, авыл биләмәләре хакимиятләренең һөнәри коллективларына рәхмәт белдерәм. Сез кешеләр гомерен һәм сәламәтлеген бергә саклыйсыз, торак пунктларны һәм табигатьне янгыннан саклауда ышанычлы хезмәттәшләребез булып торасыз, – диде Радий Хәбиров. - Без киләчәктә дә техник паркны яңартуны дәвам итәчәкбез. Беләсезме, быел без "Ка-32" янгын-коткару вертолетын сатып алып, дөрес карар кабул иттек. Ул утлы стихиягә каршы көрәштә нәтиҗәле ярдәм итәр дип өметләнәм.

Безнең өчен катлаулы чор башлана: республика территориясендә яну учаклары барлыкка килә. Шуңа күрә 1 майдан урманнарда янгынга каршы махсус режим кертәбез.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстан яңа җиһазларны Янгын-коткару көчләрен ныгыту буенча республика стратегиясе кысаларында сатып ала. Ел башыннан бирле 60,2 млн сумлык 27 янгын-коткару техникасы сатып алынган да инде.

Төбәк җитәкчесе «УРАЛ Next» шассиенда үзебезнең илдә җитештерелгән махсус машиналарны карады. Ул торак пунктларда һәм сәнәгать объектларында эшли ала. Аны шулай ук көнкүреш ихтыяҗлары өчен су алып килгәндә, авыл хуҗалыгы һәм парк культураларына су сипкәндә, объектларны санитар эшкәрткәндә, техника юганда кулланырга мөмкин.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас