+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 апрель 2022, 07:15

“Бизнес-проект балачактан әзер...”

Яңа Кабан эшкуары Илнур Хәбиров шулай ди.

“Бизнес-проект балачактан әзер...”“Бизнес-проект балачактан әзер...”
“Бизнес-проект балачактан әзер...”


Һәркемгә билгеле: Хөкүмәттән финанс ярдәме алыр өчен бизнес-план төзергә, аны якларга кирәк. Миңа калса, мондый бизнес-план авылда яшәүче һәркемнең башында  яши: булдыклы хуҗа барысын да алдан исәпләп, уйлап, кайгыртып куя. Ничә баш мал, кош-корт алырга, кайда асрарга, нәрсә ашатырга, моңа күпме акча китәчәк, ничәсен сатарга, кайда сатарга, күпмегә сатарга, моның белән чыгым­нар­ның ничә проценты каплана...
Үстергән бакчага карата да шундый ук план кулланыла: күпме үстерәсең, күпмесен сатасың, күпме-гә сатасың... Авыл кешесенә монсыз ярамый, чөнки үз бакчасы, мал абзары булган кешегә бераз гына агроном, бераз гына икътисадчы, бераз гына бухгалтер, бераз гына терлекче, бераз гына бакчачы да булырга кирәк.

Краснокама районының Яңа Кабан авылында яшәүче Илнур Хәбиров та моннан бер ел элек социаль контракт ни­гезендә адреслы социаль яр­дәм күрсәтү программасына ке­рер өчен бизнес-проект яклый. Ул үсентеләр (яшелчә һәм чәчәк культуралары) үс­терергә һәм сатарга, шулай ук йорт кошларын үрчетергә ниятли. Башта икеләнеп кенә башлаган эш үзен аклый, тормыш үзе үк мондый эшкуар­лыкның кирәклеген раслый. Бүген инде Илнур  үсентеләр үстерүдә, кош-корт асрауда  шактый гына тәҗрибә туплаган, проектны тормышка ашы­руның икенче сезоны бара. Уйлаганнарының уңышлы тормышка ашуының тагы бер сере бар — әнисе һәрьяклап ярдәм итеп тора.
— Башкарырга алынган эш яңалык түгел бит, авылда балачактан эшләп үскән эш, кайсыбыз кош-корт асрамаган да яшелчә-җимеш үстермәгән? Хуҗалыкны алып баруга без балачактан өйрәнгән инде, бер генә түгел, әллә ничә еллар буена тупланган тәҗрибә бит алар. Өстәвенә, әнием Рәлимә үсентеләр үстерү белән күптән шөгыльләнә, һәрвакыт хуҗа­лык­та күпләп маллар тоттык, кош-корт асрадык, — ди Илнур.
Илнур 2019 елда Казан дәүләт тикшеренү техник университетын тәмамлый, тәүдә Казанда торып калырга уйлый, әмма әни­сенең ялгызы яшәвен искә алып, аңа ярдәм итәргә кирәк дигән карарга килә һәм авылга күченеп кайта. Үз белгечлеге буенча биредә эш тапмый, шуңа күрә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Биредә шәхси эшкуарлар өчен нинди программалар эшләве, дәүләт ярдәме төрлә­ре белән дә кызыксына. Мәш­гульлек хезмә­тендә аңа бизнес-проект төзеп, социаль контракт ниге-зендә адреслы социаль ярдәм күр­сәтү программасына керүгә конкурста катнашырга тәкъдим итәләр. Нәтиҗәдә, Илнур Хә­би­ров, конкурс сайлап алуын узып, “ИП” рәсмиләш­тереп, проек­тын тормышка ашыру өчен финанс ярдәме алуга ирешә.
“Яңа гына мичтән чыккан” эшкуар үзенең бизнес-проектын тормышка ашыруны үсентеләр, хуҗалык товарлары, кош-корт (үрдәк, бройлерлар), терлек азыгы сатып алудан башлый. Шөкер, эш башлау өчен  йортта  үсентеләр үрчетергә урын җитәрлек, теплицалар бар, шулай ук кош-корт өчен дә  абзарларда урын киң. Ә иң мөһиме — Илнурның тәҗрибәле остазы, эшнең барлык нечкәлекләренә төшенде­рүче әнисе бар.
Әйткәндәй, Рәлимә ханым 1992 елдан бирле үсентеләр үстерү белән шөгыльләнә, ул инде — бу эштә чын профессионал. Өстәвенә, үз клиентлар базасын булдырган, эшкуар өчен монысы да бик мөһим.
— Рассадалар үстерү,  кош-корт асрау, хуҗалыкта эшләү миңа һәрвакыт ошады, заманында бишәр сыер асрый идек. Боларның барысын да мин күңелемне биреп эшлә­дем, шуңа күрә нәтиҗә дә ях­шы иде, үсентеләр дә, үсте­релгән яшелчәләр дә тоткарланмады, барысы да  сатылып килде, итең тәмле, дип, мактый-мактый алалар иде. Илнур кече яшьтән эшләп үсте, бер эштән дә куркып тормады. Хәзер менә эш тәҗрибәмне аңа тапшырам. Әлбәттә, кулдан килгәнчә киңәшләр белән дә, “эшче көч” буларак та ярдәм итәчәкмен, — ди ул.
Хәбировлар яшелчәләрен узган елда бик әйбәт сата алган, кош-кортлары да бик тиз сатылып беткән. Ягъни бизнес-проектта каралган барлык шартларны да гаилә уңышлы үтәгән.
Илнур Хәбировның бу елга да планнары зурдан. Бүген аларның йортында тартма-тарма яшелчә үсентеләре, чәчәк культуралары булачак хуҗаларын көтеп утыра.
Һәр тереклек язны, җәйне, җылылыкны, яшеллекне көтә. Илнур да шулай, чөнки аның уйлаганнары нәкъ шушы җәй­дә тормышка ашарга тиеш. Яшь эшкуар үзен сыный, халык алдында да сынала. Әлегә аның турында барысы да ях­шы фикердә, эшен дә, үсенте­лә­рен дә, планнарын да авылдашлары хуплый, хөкүмәт яр-дәм итә. Димәк, сынатырга ярамый, тырышлыкны юлдаш итеп алсаң, һәрнәрсәгә ире­шергә була.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы. 


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас