+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 апрель 2022, 08:35

Әлшәй паласы бренд булып балкыды

Моны республика дәрәҗәсендәге фестиваль-бәйге дә раслады. Кунакчыл Әлшәй районында “Башкорт паласы” дип аталган 5нче республика фестиваль-конкурсы зур уңыш белән үтте. “Гасырларны бәйләүче җеп” дип исемләнгән республика дәрәҗәсендәге чара шартларына ярашлы, палас һәм келәм осталарының һөнәри бәйгесе быел бишенче тапкыр оештырылды. Гадәттәгечә, абруйлы бәйгедә осталыкта ярышырга теләүчеләр күп булды, анда Башкортстанның шәһәр һәм районнарыннан 20 һөнәри команда катнашты. Палас сугучылар, кул эшләре осталарының ике көн дәвамында барган бәйрәме, матур бизәклар белән балкып, борынгы һөнәрләргә игътибарны җәлеп итте.

Әлшәй паласы бренд булып балкыдыӘлшәй паласы бренд булып балкыды
Әлшәй паласы бренд булып балкыды

Конкурс-фестиваль район үзәге Раевка авылының үзәк мәйданында оештырылган театрлаштырылган тамаша белән ачылды. Анда гасырлар төпке­леннән хәзерге чорга килеп җиткән башкорт паласының тарихи үткәне җыр-моң аша барланды, халык йолаларында чагылдырылды. “Агинәй­ләр” иҗти­магый оешмасы вәкилләре, үзешчән сәнгать осталары чыгышлары милли бизәкләргә дә бай булды. Палас осталары бәйрәме кунакларына һәм чарада катнашучыларга тәбрикләү сүзе белән Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, Республика халык иҗаты үзәге җитәкчесе Артур Әлибәков мөрәҗәгать иттеләр.
Хәзерге чорда республикада киң танылу алган башкорт паласы бәйрәменең тарихы 12 ел элек – 2010 елның 19 мартында башлана. Мәр­тәбәле бәйгенең барлыкка килүе исә район хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфасында егерме елга якын хезмәт салган Закуан Зөфәр улы Әхмәтов исеме белән бәйле. Нәкъ менә ул палас сугучылары белән дан тоткан Әлшәй төбәгендә башкорт­ларның борынгы кәсебен яктырткан республика күләмендәге һөнәри бәйге-фестиваль оештыру башлангычы белән чыккан иде. Әйтергә кирәк, район җитәк­челегенең изге нияте республиканың Мәдәният министрлыгында һәм Республика халык иҗаты үзәгендә хуплау тапты. Хәзерге вакытта даими үткә­релүче “Башкорт паласы” бәйгесе белән мәрхүм Закуан Әхмәтовның төбәк һәм республика тарихында якты эз калдыруын да билгелисе килә. Әйткәндәй, 2010 елда беренче тапкыр оештырылган “Башкорт паласы” бәйрәме өчен Әлшәй районы милли башлангычларны дәртләндерү максатында 100 мең сумлык грантка лаек булган иде.
Әлшәйдәге паласчылар бәйгесенең нигез ташын салып, бәйрәмне хәзерге чорда да югары дәрәҗәдә оештыручылар арасында билгеле фольклорчы, чәчәния, филология фәннәре докторы, Салават Юлаев ордены кавалеры, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Солтангәрәева олы хөрмәткә лаек. Быелгы бәйрәмдә дә Розалия Әсфәндияр кызы чараның үзәгендә булды, осталык дәресләрендә катнашты, бай тәҗрибәсе белән уртаклашты. Башкорт паласын армый-талмый пропагандалаучы белгеч фикеренчә, кулдан тукып, бизәп-чигелгән паласлар нәфис бизәлеше белән хәзерге затлы келәмнәрдән һич калышмый. Оста кулларның фестиваль-бәйгесе дә шуны янә бер тапкыр раслау максатында оештырыла да инде, диде ул.
Палас туку Әлшәй төбәгендә киң таралган борынгы һөнәрләрдән санала, галимнәр әйтүенчә, аның беренче үрнәкләре халык иҗаты сыйфатында ХIХ гасыр урталарында ук күренә башлый. Буыннан-буынга бирелгән осталык нәтиҗәсендә кәсеп тә югалмый, борынгы паласлар авылларда бүген дә өйләр түрен бизи.
Соңгы чорда төбәктә палас тукучыларның яңа буыны барлыкка килүен дә билгеләү мөһим. Әлеге чорда кәсепнең бу төре Ташлы, Мәндән, Кармыш, Чебенле, Чурай һәм Фән авыл билә­мә­лә­рендә аеруча киң таралыш алган. Кыпчак-Аскар авылыннан Минзилә Муллагулова, Чурайдан Зөбәрҗәт Габделманова иң билгеле осталар булып танылды. Зөлхиҗә Шәймөхәммәтова, Розалия Мөхәммәт­шина, Лилия Сәлимгәрәева, Зәкирә Воронцова бу юнәлештә яңадан-яңа иҗади үрләр яулыйлар.
Әйтергә кирәк, санап үтелгән палас осталарының эшләре фестиваль кысаларындагы күргәзмәләргә дә куелган иде, алар белән конкурсның жюри әгъзалары белән бергә, чарада катнашучылар ихлас танышты. Кыпчак-Аскар авылы биләмәсе вәкиле Зәния Сәмигуллина Әлшәй районы өчен чыгыш ясады. Миякә районында туып-үсеп, ул Бәләкәй Кыпчак авылына килен булып төшә. Сабит Салават улы белән кавышып, матур тормыш коралар, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Зәния Марат кызы авылның почта хезмәтендә 26 ел эшләп лаеклы ялга чыккан. Ә палас туку серләренә 8нче сыйныфта укыганда төшенә башлый, хәзер инде ул бу кәсепнең осталары сафында.
Бәйге кунаклары арасында Миякә районыннан Гүзәл Вәлитованың паласлары да белгечләрдә яхшы тәэсир калдырды. Аның иҗат палитрасы гаять бай, эшләрендә туган як табигате төсмерләре өстенлек алып тора. Шул ук вакытта, Германиядә эшләнгән палас-келәмнәрнең стилен үз иҗатында куллану максатын куеп, кабатланмас бизәкле паласлар иҗат итә Гүзәл ханым.
Фестиваль-конкурста катнашучы­ларның иҗат үрнәкләренә бәһане һөнәри яктан әзерлекле белгечләр бирде. Жюри соствына Республика халык иҗаты үзәге җитәкчесе урынбасары Альбина Юлдашбаева, республика конкурслары Гран-при иясе, туку остасы Наҗия Әхмәтвәлиева, Бөре шәһәреннән белгеч Рәзилә Гарифуллина, Архангель районыннан Фәнисә Гольцова, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәрвәр Сурина, “Урал” галереясы бүлек мөдире Кәримә Гайдалова кергәннәр иде.
Конкурс нәтиҗәләре исә шуннан гыйбарәт: төбәкләр арасында иң уңышлы эшләр булып Әлшәй паласлары табылды. Бу очраклы түгел, әлбәттә. Соңгы елларда районның кул кәсепләре оста­ларының эшләре бренд дәрәҗәсенә күтәрелде, Әлшәй паласы йортлар бизәлешендә үзенең лаеклы урынын ала. Моңа өстәп, янә бер үзенчәлек – халык иҗатының бу төренә төбәктәге барча авыллар да җәлеп ителгән. “Башкорт паласы” бәйрәмендә, шулай ук, Зилаер, Миякә, Гафури, Кырмыскалы, Әбҗәлил районнары, Стәрлетамак, Сибай шәһәрләре палас тукучылары югары осталык үрнәкләре күрсәтте.
Жюри карары буенча “Башкорт паласы” республика фестиваль-конкур­сының иң югары бүләге — Гран-при “Тукучылыкта халык традицияләренең инновацион хәл ителеше өчен” номинациясендә Миякә районы палас остасы Гүзәл Вәлитовага һәм “Палас тукуда классик традицияләрне саклаган өчен” номинациясендә Әлшәй районыннан Зәкирә Воронцовага тапшырылды. Палас бәйгесенең лауреатлары булып Гөлсирә Дәүләтова (Ишембай), Рәйлә Алламоратова (Уфа), Валентина Индиенко (Салават шәһәре), Асия Лотфрахманова (Әлшәй), Альбина Нәфыйкова (Бөре шәһәре) танылды.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас