+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Апреля 2022, 04:15

Май килә, мәй китә...

Кайдан булсын? Кибеттән! Озайлы бәйрәм көннәре җитә бит...

Май килә, мәй китә...Май килә, мәй китә...
Май килә, мәй китә...

Алда безне озайлы май бәйрәмнәре көтә һәм күпләрне бу көннәрдә кибетләрнең ничек эшләячәге һәм алкоголь ничек сатылачагы кызыксындыра. Исегезгә төшерәбез, май башында халыкны сигез ял көне көтә.

Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтайда бәйрәмнәрдә хәмер сатуны тыю булмаячак, дип хәбәр итәләр.

Быел Русия гражданнары 1 майдан 4 майга кадәр һәм 7 майдан 10 майга кадәр Яз һәм Хезмәт бәйрәме, шулай ук Җиңү көне уңаеннан ял итәчәк.

Ә 2 майда мөселманнарны Ураза гаете көтә.

Хәмергә озак кына чират җитмәс әле, дип ышаныйк.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас