Әлбәттә, хәвефсезлек чаралары турында да онытырга ярамый.
Бүгенге көннән елгаларда тәүлек буе коткаручылар кизү торачак. Бу хакта Башкортстан ЦУРының туры эфирында Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты Авария-коткару хезмәтенең үзәк эзләү-коткару отряды башлыгы Денис Габдрәхимов хәбәр итте.
Төп мәсьәләләр:
Туристлар арасында нинди су маршрутлары аеруча популяр?
Гафури һәм өлешчә Архангель районында Җилем елгасы, Баймак районындагы Сакмар елгасы, Зур Инҗәр, Кече Инҗәр һәм Ләмәзә елгалары.
Бу маршрутларның кайсылары аеруча куркыныч?
Барлык маршрутлар да шактый куркыныч. Теләсә кайсы елгада җәрәхәтләр алырга мөмкин.
Нинди участокларда коткаручылар барлыгын ничек белергә?
Елга буенда куркыныч участоклар узу алдыннан плакатлар урнаштырылган, анда коткаручылар да бар.