+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 апрель 2022, 11:55

Башкортстан делегациясе "Ростуризм" белән очрашуда катнашты

Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов Мәскәүдә "Ростуризм" җитәкчесе урынбасары Елена Лысенкова белән очрашты.

Башкортстан делегациясе "Ростуризм" белән очрашуда катнаштыБашкортстан делегациясе "Ростуризм" белән очрашуда катнашты
Башкортстан делегациясе "Ростуризм" белән очрашуда катнашты

Башкортстан делегациясе составына, шулай ук, республиканың Туризм буенча дәүләт комитетының беренче урынбасары Ринат Фаткуллин һәм «Башкортстан Республикасының туризмны үстерү үзәге» директоры урынбасары Артур Иделбаев керде.


- Башкортстан бик күп туристик локацияләр потенциалына ия. Танып-белү, экология туризмы, шифаханәләр, тау чаңгысы курортлары, һәм барысы да үзенчәлекле мәдәният һәм территориянең үзенчәлекле гастрономиясе белән бергә. Булган ресурслардан файдаланып, инфраструктураны яхшырту һәм кадрлар әзерләү өчен ярдәм чараларын кулланып, Башкортстанның туристлар агымын шактый арттыруга бөтен мөмкинлекләре бар, – диде Елена Лысенкова.

Очрашуда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү юнәлешләре, бигрәк тә – капиталь булмаган корылмалар, бөтенсезон форматындагы глэмпинглар һәм кемпинглар булдыру, шулай ук "Ростуризм" һәм Башкортстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән чараларны планлаштыру төп мәсьәләләр булды.

Очрашу барышында Елена Лысенкова «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» проекты кысаларында бизнес өчен чараларның мөһимлеген ассызыклады һәм төбәк эшкуарларын булачак конкурсларда актив катнашырга чакырды.

Хәзерге вакытта Башкортстанда туризмны үстерү өчен векторлар күп, бигрәк тә «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында: болар - квалификацияле кадрлар әзерләү дә, безнең туристлык тармагын популярлаштыру да, турпродуктларны алга этәрү дә, республиканың «туристик» имиджын формалаштыру да.

Сүз уңаеннан, 2021 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанда туристлар агымы 3,48 млн турист тәшкил иткән, бу 2020 елга караганда 20 процентка диярлек күбрәк.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас