+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 апрель 2022, 07:50

Мәрхүмнәрнең рухы шат булсын!

Октябрьский шәһәрендә Мәрхүмнәрне искә алу һәм ихтирам күрсәтү көне уңаеннан чаралар планы әзерләнгән иде. Аңа ярашлы, зиратларны җыештыру һәм каберлекләрне тәртипкә китерү чараларында катнашучыларга бөтен шартлар тудырылды.

Мәрхүмнәрнең рухы шат булсын!Мәрхүмнәрнең рухы шат булсын!
Мәрхүмнәрнең рухы шат булсын!

Мулла авылы һәм Төрекмән зиратлары янәшәсендә эре габаритлы чүп өчен махсус контейнерлар урнаштырылды, башка зиратлар янында һәм махсус мәйданчыкларда каты көнкүреш калдыкларына тәгаенләнгән тартмалар куелды. Тупланган чүп зиратлардан өмә тәмамлангач чыгарылачак. Сыекча савытларына су тутырылды, халыкны эчәр су белән тәэмин итү чаралары да күрелде.

Халыкны ташу өчен зиратларга өстәмә автобус маршрутлары булдырылды. “Башавтотранс”ның Октябрьский филиалы шәһәр автовокзалыннан Мулла авылы һәм Төрекмән зиратларына ике автобус маршруты ачты. Халыкны ташуга, шулай ук, “Пассажир-Сервис” автобулары җәлеп ителде.

Зиратларны чистарту өмәләрендә халык дәррәү катнашты. Волонтерлар Бөек Ватан сугышы яугирләре каберләрән җыештыру буенча эшне дәвам итте.

Фото: Октябрьский шәһәр округы хакимияте сайтыннан.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас