Килүчеләр өчен коммуналь калдыкларны һәм ботакларны вакытлыча урнаштыру өчен 45 мәйданчык оештырылды, контейнерлар һәм чүп-чар җыю тәртибе һәм урыны турында мәгълүмат табличкалары урнаштырылды. Ачык зиратларда - 12 контейнер һәм 20 бункер, ябык зиратларда 8 контейнер куелган.
«Көньяк» һәм «Төньяк» зиратларында су бирү буенча - ун нокта, «Сергиевское» зиратында - дүрт нокта, «Мөселман» зиратында бер нокта ремонтланды. Стационар һәм биотуалетлар, шулай ук техник су тарату машиналары урнаштырылган иде.
Аерым игътибар хәрби мемориалларның урнашу урыннарының торышына һәм җыештырылуына бирелде. Бүген Уфа зиратларында исәпкә алынган 3488 хәрби каберлек бар, шуларның 2204е «Сергиевское» зиратына куелган мемориалларда мәңгеләштерелгән. Шәһәр зиратларында якын туганнары булмаган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның каберләренә инвентаризация үткәрелде. Барлыгы 221 кабер ачыкланды. «Көньяк» зиратында - 60, «Төньяк» зиратында - 46, «Мөселман» зиратында - 8 «Дим» зиратында 3 кабер чистартылды һәм буялды.
Шәһәрлеләргә уңайлы булсын өчен 30 апрельдә һәм 3 майда зиратларга кадәр 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр җәмәгать транспортының өстәмә маршрутлары оештырыла.
фото: Уфа сити