+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 апрель 2022, 12:35

Якташлар изге эштә берләшә

"Атайсал" проекты эшли башлаганнан бирле Краснокама районында 770 проект тормышка ашырылган.

Якташлар изге эштә берләшәЯкташлар изге эштә берләшә
Якташлар изге эштә берләшә
Бүген район республикада лидерлар рәтендә. Проектлар тормышның барлык якларын да үз эченә ала: җәмәгать территорияләрен, паркларны, ял зоналарын, дини, мәдәни, спорт объектларын төзекләндерү, шулай ук төрле вакыйгалар һәм чаралар оештыру; китапханәләрнең китап фондын, мәктәп һәм балалар бакчаларын яңарту һәм башкалар.

Мәсәлән, Кабан авылында Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын саклап калу һәм мәңгеләштерү максатыннан тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына стела куелды. Әлеге эшнең җитәкчеләре - авыл старостасы Ирек Хөснетдинов, ирле-хатынлы Римма һәм Рәсим Төхбәтуллиннар. Аларның һәм, гомумән, авыл халкының тырышлыгы белән бик матур һәйкәл үсеп чыкты.

"Тепловые сети" җәмгыяте идарәче оешмасы директоры Айрат Мортазин Яңа Актанышбаш авылына бик зур ярдәм күрсәтте, аның тырышлыгы белән 662 мең сумлык 21 проект тормышка ашырылды, шул исәптән 251 мең сум мәчет коймасын урнаштыру һәм болдыр төзекләндерү проектын тормышка ашыру өчен тотынылды.

Яңа Нугай авыл биләмәсе территориясендә дә халык бик актив, уртак көч белән биредә «Елга башы» чишмәсе төзекләндерелде, бүген ул - авыл халкының иң яраткан урыннарының берсе.

Арлан авылында Хәтер паркы булдырылып, стела янында алма, каен, нарат үсентеләре утыртылды, Яңа Каенлык авылында Советлар Союзы Герое Шәриф Сөләйманов йорт-музее территориясендә эскәмияләр корылды, Ялгызарат авылында иганаче Әминә Гыйззәтова һәм аның гаиләсе белән "Җиңү аллеясе" утыртылды.

Болар - башкарылган эшләрнең берничәсе генә. Районга - кече Ватанына ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп. Киләчәктә аларның да тормышка ашырылган проектларын күрербез, дигән өметтә калыйк.

Гөлнара Гыйлемханова.

 

Автор:Гөлнара Гыйлемханова
Читайте нас