

"Без сезнең белән горурланабыз, Сезнең батырлыгыгыз, һөнәри осталыгыгыз, бурычыгызга тугры булуыгыз белән сокланабыз. Гомерләрне саклап калып, сез еш кына үзегезне куркыныч астына куясыз, утка каршы көрәшәсез.
Узган елда республикада 11 меңнән артык янгын сүндерелгән, мең ярым кеше коткарылган. Хезмәтегезнең ничек катлаулы һәм борчулы булуын, катлаулы янгыннарны сүндерү турында коры сводкалар артында нәрсә торуын үзегез генә беләсез.
Янгын сүндерү бүлекчәләре киләчәктә дә безнең шәһәрләрне һәм авылларны уттан нәтиҗәле яклар дип ышанам.
Җаваплы хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, сезгә һәм якыннарыгызга иминлек телим!" - диде республика Башлыгы.
Фото: правительстворб.ру