Кар эреп бетеп, койма яңгырлар башланмаган вакыт – Башкортстанда янгын чыгу хәвефе аеруча зур булган чор. Гадәттә, мондый сезон апрель башыннан ноябрь азагына кадәр дәвам итә, ә иң хәвефле чор – июнь аеннан августка кадәр булган эссе вакыт. Шуңа да апрель уртасыннан башлап, махсус күрсәтмәгә кадәр “янгынга каршы махсус режим” кертелә.
Штрафка тарыма!
Бу чорда узган елгы чүп-чарны яндыру өчен үз участокларыгызда хәтта зур булмаган учаклар ягу да вакытлыча тыела. Ә урманда учак тергезү турында сүз дә була алмый. Хәтта машинада һәм мотоциклда да урманга керергә ярамый. Анда тәмәке төпчекләре ташлау да тыела.
Хәвеф янаган чорда янгын инспекторлары һәм урындагы хакимият хезмәткәрләре – торак пунктларга, бакчаларга, ә урманчылар һәм егерьлар урман буйлап рейдларга чыга һәм махсус режим үтәлешен тикшерә.
Соңгы елларда учак яндырган өчен штрафлар күләме сизелерлек артты. Хәзер алар түбәндәгечә:
аерым кешеләр өчен – 4000-5000 сум, вазыйфалы кешеләргә – 20-40 мең, юридик берәмлекләргә – 500 мең сумга кадәр. Бу хакта Русиянең Административ хокук бозулар турында кодексының “Урманнарда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу турында” 8,32 мәддәсенең 3нче пунктында язылган. Тагын биш мең сум штраф тәмәке тарткан, яки машинада урманга кергән өчен салынырга мөмкин. Өстәвенә, штрафлар бергә кушыла да. Ягъни компания урманга автомобильдә барып, анда шашлык кыздырса, бу күңелле пикникта катнашкан һәр кешегә икешәр, ягъни унар мең сум штраф салыначак. Ә учак зур янгынга сәбәпче булса – миллион сумга кадәр штраф, янгынны сүндерүгә һәм урманны тергезүгә тотынылган барлык чыгымнарны компенсацияләү җаваплылыгы каралган, ә аеруча авыр очракларда өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
Алар үзләре янып китми
Былтыр бөтен республикада, нигездә, көньяк һәм көнчыгыш районнарны колачлаган күләмле урман янгыннары турында еш сөйләделәр. Бер ел эчендә алар 480 булган: соңгы биш елдагы уртача күрсәткечтән биш тапкыр күбрәк. Уттан 15 мең гектар урман зыян күрде. Бу – 23 мең футбол кыры, яки Стәрлетамак кебек бер ярым шәһәр. Ялкынны сүндерергә йөзләгән коткаручы һәм меңләгән ирекмән чыкты.
Әбҗәлил, Баймак, Белорет, Бөрҗән, Зианчура, Зилаер, Ишембай, Күгәрчен, Нуриман, Учалы һәм Хәйбулла районнары янгын хәвефе аеруча зур булган төбәкләр дип табылды. Бу географик урнашу, климат һәм рельеф үзенчәлекләре белән бәйле.
Быел 19 апрельдә ярты гектарны колачлаган беренче табигать янгынын Баймак районында теркәделәр. Торак пунктларга хәвеф янамаган, чөнки ясалма киртә – ком-таш юл булган.
Ни өчен урман яна? Бер уч коры үләнне күтәреп карагыз, ул янып китәчәкме? Үзеннән-үзе беркайчан да янмаячак! Әгәр аңа “ярдәм” генә итмәсәң.
Узган елгы урман янгыннарының төп сәбәпчесе – табигый фактор – коры агачка яисә үләнгә яшен сугу булды. Икенче урында – кешенең битарафлыгы. Барлык янгыннарның яртысы диярлек сүндермичә ташланган шырпыдан, тәмәкедән, үлән яндырудан, кояш нурларын лупа кебек туплаган сыекча калдыклары салынган шешәдән, төзек булмаган машинадан чыккан очкыннан кабынды.
Бу тыюларны кертүнең төп максаты да – “кеше” факторын киметү.
Ә шашлык кыздыру?
Мангал учагы да ачык ут санала һәм тыюга эләгә. Итне күмердә әзерләргә мөмкин, әмма янгынга каршы режим таләпләрен катгый үтәү шартларында. Узган елдан алар шундый: мангалдан ике метр арада тиз янып китүчән материаллар булырга тиеш түгел, ә якындагы корылмага кадәр ара биш метрдан да ким булмаска тиеш. Янәшәдә генә бер-ике чиләк су, яки янгын сүндергеч куйсагыз, тагы да яхшырак булачак.
Сүз уңаеннан шуны да исегезгә төшерәбез: узган елдан дачниклар һәм авыл җирендә яшәүче гражданнар янгын хәвефе тудырмас өчен чүп-чарны үз вакытында җыеп, участоктагы үләнне даими чабып торырга тиеш. Ягъни чүп-чарны җыештыру зарур, әмма аны яндырырга ярамый!
Участокта хәвефсезлек кагыйдәләре
* Йортта электр үткәргечләрен изоляцияләгез, төзек булмаган розеткаларны шунда ук алмаштырыгыз;
* Участоктан тиз янып китүчән төзелеш материалларын, сулы савытларны (кояш астында алар лупа кебек эшли ала) алып куегыз;
* Участоктагы һәм аның янәшәсендәге үләнне чабыгыз;
* Йортта автономияле янгын хәбәрчесе урнаштырыгыз;
* Корылмалар янында учак якмагыз;
* Агач астында һәм коры үләнле җирдә мангал яндырмагыз;
* Мичкә ут төртү өчен тиз янып китүче матдәләр кулланмагыз;
* Мич алдына 50х70 см зурлыктагы калай куегыз;
* Төзек булмаган электр приборларыннан файдаланмагыз;
* Участок тирәли җирне сөрегез;
* Янгын сүндерү чаралары (мичкә белән су, ут сүндергеч, ком) кул астында булсын.
ИГЪТИБАР
Башкортстан Республикасы территориясендә янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда:
– үлән яндыру;
– сүндерелмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләре ташлау;
– ягулык материалларын калдыру;
– учак тергезү;
– ут яндырып җибәрү (шул исәптән мангалда һәм металл мичкәдә) тыела.
112 – бердәм ашыгыч хезмәт телефоны