

Стәрлетамактагы супермаркетларның берсендә эшләүче хезмәткәрләрне һәм килүчеләрне питон куркыткан, ул азык-төлек тулы киштәләр астында шуышып йөргән.
Бу зур еланны кибеткә бер исерек ир алып кергән. Нидер алырга дип, аны игътибарсыз калдыргач, ул хуҗасыннан качып киткән һәм киштәләр арасына шуышып кереп киткән.
Хуҗасы аны "Ева" дип чакырып, кибеттән алып чыгып китәргә тырыша, әмма Ева тыңлашмый.
Супермаркеттан барлык сатып алучыларны эвакуацияләгәннән соң, полиция килеп, питон тотучыны тоткарлаган. Еланга да урын табылган.
"Яшел елан" белән питон дуслашса, эш харап...